АЕК с. 1. 1) Исерткеч эчемлек эчмәгән, исерек түгел, айнык. Менә инде, хәзер өч ел булды, шул өч ел эчендә мин аның һичбер аек көнен күргәнем юк, дисәм дә хата булмас. Г.Камал. Хәмитнең аек вакытын, инде бөтенләй үк булмаса, ярым аек вакытын туры китерер дә әйтеп булачагын әйтеп шатландырыр. Г.Шәрипова. Моны миңа берничә көннән соң Әминә көлә-көлә сөйләде. Әлбәттә, аек хәлдә бу сүз миңа бик көлке тоелды. Гали Рәхим

2) күч. Акыллы, төпле, дөрес (фикер. акыл, караш һ.б.). --- Г.Ибраһимовның фаҗиганең ач күзенә карап язылган «Адәмнәр» әсәре, Ф.Әмирханның күрәзәлеге, сәяси-икътисади хәлгә аек бәясе белән Короленко, Буниннар дәрәҗәсендә торган кыю публицистикасы --- яктылыгында бик күп әдәби әсәрләребезне яңабаштан карап, тәфсилләп чыгарга тиешбез. Т.Галиуллин. Тормышны аек бәяләү рухы, тәнкыйди караш, яңа бер дулкын булып, Ә.Еники, Р.Төхфәтуллин, Н.Фәттах, М.Мәһдиев иҗатларына өстәмә көч бирә. Мәдәни җомга

3) күч. Уйлап эш йөртә торган, аңлы. Гөлсем апаның асрамага бала алуын аек фикерле күршеләре мактап сөйләделәр. Г.Гобәй. Ә инквизиция вакытында --- аек фикер йөртүчеләрне утта яндырганнар. М.Әхмәтҗанов

2. рәв. мәгъ. күч. Акыл белән, уйлап. Мин эш турында уйларга, киләчәккә аек карап яшәргә вакыт җиткәнен аңладым. А.Гыйләҗев. Саша, син үпкәләмә, үз хәлеңә аек карарга тиешсең. Х.Камалов

Аек акыл Төпле, дөрес караш, ачык фикер. Киерелеп үз караватыңда аунамыйча, читтә – кеше өендә, ярым кадерсез бер хәлдә күпме яшәргә мөмкин? Ярамый бит болай, ярамый! Аек акыл шулай ди. М.Мәһдиев. Ләкин Әхмәтнең тынгысыз йөрәге аек акылына каршы төште. Мирас. Минем кайвакыт үз-үземә сорау биреп уйланганым бар: аек акылга алдан ук аңлаешлы тоелган кирәкмәс бәхәсләргә без нилектән әле шулкадәр күп көчебезне сарыф итәбез икән? Мәдәни җомга. Аек акыллы Аңлы, уйлап эш йөртә торган. Мөфти Галимҗан Баруди Коръән аяте укый башлауга, Мирсәетнең күзләренә яшь килде, дингә мөнәсәбәттә шактый аек акыллы булуына да карамастан, бу күренеш, әлеге моң балачактан ук якын һәм сихерли торган иде аны. Р.Мөхәммәдиев. Аек баш белән к. аек баштан. Аек баштан Ачык зиһен белән, хисләргә өстенлек бирмичә, акыл белән. Ә бәлки, мине бераз суынсын, язганы турында аек баш беләнрәк уйлансын, дигәннәрдер.... М.Вәли-Барҗылы. Аек караш Эшнең торышын тикшереп, акылга салып, үлчәп, гадел, уяу карау; объектив караш. Хәзер Тукай иҗатына һәм, гомумән, аның бөтен тормышына да яңача, аек караш белән бәя бирә алабыз. Мирас. Аек күз к. аек караш. Шуннан үзеннән-үзе башың җәһәтрәк эшли, миеңнең фикерләү куәте арткандай була, дөньяга аек күз белән карый башлыйсың. Р.Кәрами. Аек фикер иясе Эшнең торышын өйрәнеп, гадел фикер йөртүче, акыл иясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә