АДЫМЛА’У ф. 1. 1) Атлау, аяклар белән адымнар ясау, атлап бару. Ләкин, читтән караганда, аның хәрәкәте, адымлавы әүвәлгедән әллә ни аерылмый иде. Э.Касыймов 2) Нәрсәнең дә булса күләмен, зурлыгын адым белән үлчәү, билгеләү, адымга салу. Миннән егерме адымлап арттарак Минневәлинең аты шәйлә-нә... Р.Бәшәр. Ул тубалын куйды да, сукрана-сукрана, адымлап, җир башын үлчәргә тотынды. Г.Бәширов 2. адымлап рәв. мәгъ. 1) Салмак кына атлап, ашыкмыйча. Агыйделнең аръягыннан атлар килә адымлап. Җыр 2) Җәяү, җәяүләп. Ул ботинка белән мин Германияне адымлап таптап чыктым. А.Шамов 3) күч. Аз-азлап, акрынлап. Зур дәрәҗәгә адымлап ирешү |