АДЫМ и. 1) Аякның төрле якка: алга, артка яки янга таба бер тапкыр атлау хәрәкәте. Ул, авылга кергәч, адымын кызулатты. Ш.Камал. Яшел капкага җитәрәк, адымнарын акрынайтты. Л.Гыймадиева. Юныс абзый адымнарын һич кенә дә кызулатмады ---. С.Шәрипова 2) Атлап бару, йөреш, хәрәкәт итү рәвеше. Һәм --- шул талгын адымнар белән аны узып та китте. Л.Гыймадиева. Тырмачы малайлар, --- тыныч адым белән җир үлчәп йөрүче картлар, язгы җилдә көрәнләнә башлаган алсу битле таза кызлар ---. Г.Бәширов. Рафаэль, бишмәт изүләрен ача төшеп, олы адымнар белән алдан атлады. Р.Мөхәммәдиев 3) Аяк атлау тавышы, йөреш, хәрәкәт вакытында чыга торган тавыш. Хәлим [сестраның] адымнарын, аның, ничектер, аз гына каушый төшеп сулавын ишетә. А.Шамов 4) Халык метрологиясендә ике аяк табаны арасы белән билгеләнгән озынлык һәм мәйдан үлчәү берәмлеге; атлам (озынлык үлчәме буларак 0,75 см га тигез) 5) Озынлык үлчәве, атлаганда, адымнар санындагы ара; бик кыска ара, якын ара. Кадыйр бай ике адым да атлый алмады, Җиһангир янындагы урындыкка сикереп менде. Г.Ибраһимов. Хәзер «Пыяный шап» Болак елгасыннан ике генә адым еракта булганга, --- Болакка җимерелеп төшеп, алдыбыздагы кышта шунда ятачак. Г.Тукай. Аяклар тездән бөгелгән, шуннан бер адым читтә төймәле кепка ята… М.Мәһдиев 6) күч. Берәр эшне башлап җибәрүгә юнәлтелгән хәрәкәт, кылган гамәл, чара. Озак кына карап торгач, чыгып китәргә дә ниятләде ул. Шулай да, ни өчендер, бу адымга җөрьәт итмәде. С.Поварисов. Ләкин ул ике турыдагы ялгыш адымнарның авыр нәтиҗәләре быел ачыла төште. Г.Ибраһимов. Элеккеге дипломатның «чатак» сәяси адымы аның бөтен киләчәк карьерасын харап итә. Р.Әмирхан 7) күч. Үсештә яңа баскыч, этап, чор. Ниһаять, югары уңышка таба тагы бер зур һәм кыю адым атланды. Г.Гобәй 8) күч. Урын, җир, очрак. Алабугада миңа мөнәсәбәтнең киеренке һәм «үзенчә» икәнлеге һәр адымда сизелеп тора. Т.Галиуллин ◊ Адым атларга да бирмәү Кая да булса барырга, нинди дә булса бер нәрсә хакында сүз әйтергә яки берәр эш эшләргә ирек, мөмкинлек бирмәү, юл калдырмау, аркылы төшү. Адым да атламау Кайсы да булса якка яки нинди дә булса кешеләргә бармас булу, барудан бизү. Мин анда адым да атламыйм. Н.Исәнбәт. Адым да атлатмау Кемне дә булса берәр җиргә җибәрмәү, тыю. Адым да басмау к. адым да атламау. Адым саен 1) Бертуктаусыз, һәр атлаган адымында. --- үтә озын чикмән кигән юлаучы, нишләргә белмичә, шулар белән кайнаша һәм, адым саен, чикмәненең теткәләнеп беткән итәгенә абына. Г.Шәрипов; 2) Эзлекле рәвештә, һәрвакыт, гел, әледән-әле, еш. --- колхоз җитәкчесенең иреген буу, адым саен шелтә белдерү, партиядән чыгарып ташлау белән куркытулар хакында бик тәфсилләп, җан ачысы белән язылган китап бу. Г.Ахунов. Адымын санап атлау Акрын гына, салмак кына атлау, ашыкмау |