А’ДРЕССЫЗ с. 1) Адресы язылмаган. Адрессыз конверт

2) Беркемгә дә төбәлмәгән, гомумән әйтелгән. Үзебезгә сүз килмәсен дисәк, адрессыз тәнкыйтьләүләргә күчик, ягъни исем-фамилияләрне атаудан читтә торыйк. Ф.Давлетбаев. Шушы акция кысаларында почта бүлекчәләрендә картлык көннәрендә ялгыз калганнар язмышына битараф булмаган кешеләрдән ай дәвамында адрессыз котлаулар, хатлар, шулай ук посылкалар да кабул итәчәкләр. Саба таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә