А’ДРЕСЛЫ с. 1) Адрес язылган, кемгәдер адресланган. Бер көн каталажкада тоттылар да, частеннән уңай хәбәр алгач, чыгарып җибәрделәр. Тик, барыбер, адреслы кәгазьне бирмәделәр. Г.Гыйльманов

2) Конкрет катламнарга яки конкрет кешеләргә дип билгеләнгән, төгәл билгеле максатларга юнәлтелгән. Татарстан базар шартларына чагыштырмача югалтуларсыз килеп керде, --- шул сәбәпле, республикада аз керемле халыкны адреслы яклау мөмкин булды. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә