А’ДРЕСЛАУ ф. 1. 1) Хат, посылка, бандероль кебек нәрсәләрне адрес белән җибәрү. Бераздан егет хатларын турыдан-туры кызның үзенә адреслап та җибәрә башлый. С.Сабиров

2) Кемгә дә булса юнәлтү, багышлау, тәгаенләү. Муса Җәлил, коточкыч фаҗигаләргә юл куйган өчен, үзенең рәнҗүле мөрәҗәгатен бөтен дөньяга адреслаган. Н.Хисамов. Тәнкыйтьне яшь прозаикларга адреслау

2. адреслап рәв. мәгъ. Атап, исемләп, исемен әйтеп. Әйе, беркөнне үземә дә тимер юл станциясенә бер «Волга» илтеп куярга туры килде. Дивизия командиры генерал Серебряков аны Мәскәүгә улына адреслап җибәргән, диделәр. Ф.Яруллин. Менә мин [Алексей Маресьев] моны сиңа адреслап яздым. М.Мәһдиев. Ниһаять, Татобкомол Ферганә ЛКСМ обкомы секретарена адреслап, миңа ярдәм күрсәтүләрен сорап, рәсми үтенеч язып бирде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә