А’ДРЕСЛАНУ ф. Кемнеңдер исеменә яки нәрсәнеңдер тәгаенләнгән урынына язылу, аталу. Редакциягә килгән хатлардан тыш, авторның үзенә адресланганнары да бар. М.Госманов. Фоторәсем шул ук көнне, Яңа Актауга – әти-әнигә адресланып, почта ящигына салынды. Р.Мөхәммәдиев. Хат кызның нәкъ үзенә адресланган. Ф.Хөсни. Атна саен Фәниярдән Фәүриягә адресланган хатлар килеп торуын яхшы белгән почтальон кыз Гөлсәйдәгә килгән телеграмманың моңа да кагылышы барын сизә иде шул. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә