А’ДРЕС и. фр. 1) Кемнең дә булса яшәү-тору урынын күрсәткән язу. Хәят матур кашларын җиңел генә күтәренкеләде дә: – Ах, гафу итегез, Николай Иванович, әүвәл «менә язам, менә язам» дип йөрдем дә, --- аннан соң, сезнең адресыгыз алышынган дип ишеттем Ф.Әмирхан. Казанга килеп төшүгә, Качалов театрына ике билет алам да, --- теге адрес буенча, оча-куна, бер йортның ишегенә барып җитәм. М.Мәһдиев 2) Хат, телеграмма, бандероль һ.б.ш. әйберләрнең тышында кая һәм кемгә тапшырылырга тиешлеген күрсәткән язу. Миләүшә хатны сузды да, озак юанма, дип, китеп тә барды. Кире адресы юк, кулы да таныш түгел. Г.Әпсәләмов 3) Тәбрик хаты, котлау нотыгы; котлаунамә. Аңа [Хәсән Туфанга] әйтәсе сүзләрен һәммә кеше дә сөйләп бетерерлек түгел иде. Ринат Мөхәммәдиев аңа 12 адрес-папканы җыеп тапшырды. Г.Ахунов 4) адресына, адреска Нинди дә булса сүзнең, фикернең кемгә дә булса төбәп, кемнең дә булса исеменә карата әйтелгән, язылган булуы. Әсәрләрен укымыйча, сәяси карашлары, ачы язмышы белән танышмыйча, --- берничә тапкыр әдип адресына яман сүзләр әйтте. Т.Галиуллин. Бу төче сүзләрнең иң зур өлеше соңгы вакытта Нәсимә адресына төшә. К.Нәҗми. Х.Ярми һәм минем адреска никадәр сатира! Ай-һай хитри син, Әмирхан ага! М.Мәһдиев |