АДМИРА’Л и. ингл.<гар. 1) Хәрби диңгез флотының командирлар составындагы югары дәрәҗә һәм шул дәрәҗәне йөрткән кеше. Пантелей карт шагыйрь дә, маршал да түгел, --- алтын галунлы фуражкасы һәм лампаслы чалбарлары белән, ул бераз гына маршалны хәтерләтә. Дөресрәге – адмиралны. М.Мәһдиев. Флот адмиралы. Адмирал дәрәҗәсе. Адмирал флагы

2) зоол. Нимфалидлар семьялыгыннан, канатлары кара, арткы канатлары читендә кызыл сызыгы булган, сирәк очрый торган көндезге күбәләк. «Адмирал» дип аталган күбәләкнең көньякта бер ел эчендә ике-өч буыны үсеп җитә ала. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә