АДМИНИСТРА’ЦИЯ и. лат. 1) Башкарма хакимият органнары; учреждение, предприятие һәм оешманың җитәкче органы. Төрле дәрәҗәдәге мәэмүрләр алдында тез чүгү турында уйлап та карамаган ишан өстеннән администрация адресына яңадан-яңа әләкләр ява. Р.Әмирхан. Әле биш-алты ел элек кенә югары уку йортларында бер шөгыль дә өлкә комитеты рөхсәтеннән башка эшләнми иде. Ә хәзер – бөтенләй үзгә дөнья, администрациягә совет иле тарихында беркайчан да шундый мөстәкыйльлек, хокук иреге бирелгәне юк иде әле. Т.Галиуллин. Җирле администрация 2) Идарәдә җитәкчелек итүче кешеләр. Без ул шахтаның тиздән җимереләчәген атна буена әйтә килдек. Ләкин администрация безнең сүзне колагына да элмәде. М.Гафури. Гомере буе кешеләргә, балаларына игелек күрсәтеп яшәгән әнинең үлеме дә символик булды: без – дүрт бала – әни үлде, дип, үзебез эшли торган урыннарда гариза язып, «отгул»лар алып администрацияне мәшәкатьләмәдек. М.Мәһдиев |