АДМИНИСТРА’ТОРЛЫК и. 1) Администратор вазифасы (хезмәте). Ул [Мөхит Кичүбаев] үзе артист та, режиссёр да, музыкант һәм композитор да була, шул ук вакытта администраторлык вазифаларын да башкара. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 2) күч. Җитәкчелектә мәсьәләнең асылына төшенмичә эш итү ысулы; формаль бюрократлык. – Беләсеңме, бүген правление утырышында Нәби абый белән Гөлҗиһан апаны кавыштырабыз бит. Киләсеңме? – Бу нинди чеп-чи администраторлык тагын? Р.Төхфәтуллин |