АДМИНИСТРАТИВ с. 1. Администрациягә караган, администрациягә мөнәсәбәтле, аңа бәйләнешле. Ак колонналы фән йортында берни белән дә аерылып тормаган фәннәр кандидатлары, идеология, фән һәм уку йортлары административ бүлек мөдирләре булып расланып, йомшак креслоларга --- күчеп утырдылар. Т.Галиуллин. Казан ханлыгы заманыннан сакланып килгән административ бүленеш булган Җөри юлында ---. М.Әхмәтҗанов. Административ җаваплылык мәгариф оешмаларында гражданнарның бушлай белем алу хокукын бозучыларга карата кулланылачак. Мәгърифәт

2. рәв. мәгъ. 1) Рәсми кабул ителгән рәвештә, рәсми хакимият органнары таләп иткәнчә яки кушуы буенча. Гадәти административ басым ясау юлы белән нәрсәләргә ирештек? Р.Хәкимов

2) Бюрократларча, формаль, эшнең асылына төшенмичә. Кулакны административ тәртиптә кысуны, аның милкен конфисковать итүне туктатып, аңа каршы көрәшне авылда совет эшләрен җанландыру юлы белән алып бару тәртибенә күчкәч, кайбер ярлылар нишләде, диген? М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә