АДЕКВАТ с. лат. 1) Тиңдәш, тәңгәл, бер үк төрле, туры килгән. «Дөрес тәрҗемә» дигәндә – төгәл, адекват яки тулы кыйммәтле тәрҗемәләрне, «дөрес булмаган тәрҗемә» дигәндә, хәрефкә-хәреф һәм формаль тәрҗемәләрне аңларга кирәк. Ф.Юсупов. Телнең орфографиясен мөмкин кадәр аның табигатенә иң тәңгәл, иң адекват ысуллар белән өйрәтү иң дөрес юл булыр. Фән һәм тел. Россия ислам уку йортлары дини дисциплиналар буенча заманча һәм тәңгәл (адекват) уку әсбаплары белән, хәтта, 20 процентка да тәэмин ителмәгән ---. Мәдәни җомга 2) сөйл. Дөрес. Мин сезне аңларга тырышам, әлбәттә, әмма соңгы вакытта дәресләргә соңга калуыгыз, минем сорауларга адекват җавап бирә алмавыгыз, онытылып йөрүегез үзегезгә начар булып куймагае. Кәеф ничек? 3) Үз акылында, нормаль. Минем фикеремчә, төптән уйлап гаилә корган, адекват кешеләрнең гаиләләре таркалмый. Шәһри Казан. Разил Вәлиев фикеренчә, Жириновскийның сүзләре беренче карашка адекват кешенеке кебек кабул ителмәсә дә, аның тел төбендә дәүләт сәясәте ята. Ватаным Татарстан. Грузия президентының психик халәтен табиблар адекват булмаган дип бәялиләр. Кәеф ничек? |