АДВОКАТУ’РА и. лат. 1) Адвокатлар коллегиясе, оешмасы. Республика суверенлыгын ныгыту буенча законнар, Конституция кабул итү, --- халыкара мөнәсәбәтләр урнаштыру, суд, прокуратура, адвокатура, башка күп кенә мәсьәләләрне Татарстанның мөстәкыйль хәл итәчәге белдерелде. Мәдәни җомга. Район халык суды, район прокуратурасы, адвокатура, --- хокук саклау, тәртип мәсьәләре белән шөгыльләнә. Шәһри Казан. «Адвокат эшчәнлеге һәм Россия Федерациясендә адвокатура турында»гы федераль закон 2) җый. мәгъ. Адвокатлар, адвокатлар катлавы |