АДВОКАТ и. лат. юр. 1) Хокук мәсьәләләре буенча киңәшләр бирүче югары белемле хокук белгече, адвокатлар коллегиясе әгъзасы. Эльмира кызым, син тагын адвокатка бар әле! Врачларның баланы бирмәскә хаклары юк! Г.Зәйнашева. Адвокатлар коллегиясе утырышында катнашу

2) Судта гаепләнүчене яклаучы хокук белгече, юрист. Арада иң озын, иң оста сөйләгән яклаучы карт адвокат Ардатов булды. Г.Ибраһимов. Ул арада Фәргать, укуын тәмамлап, судта адвокат булып эшли башлады. Ф.Бәйрәмова. Адвокат сезнең дәгъвагыз асылын кыскача гына шәрехләп китте. Ә.Сафиуллин

3) күч. сөйл. Кемнең дә булса карашын, сүзен, фикерен хуплап, аның ягында булып, кирәген-кирәкмәгәнен сөйләнеп утыручы кеше, ярарга тырышучы кеше

4) күч. сөйл. Арага керүче, тыкшынучы кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә