АДӘМИ’ ЗАТ и. кит. Кеше, кеше заты. Күккә карап, бала елаган тавышлар чыгарып, үксеп-үксеп уладылар алар [этләр]. Әйтерсең лә алар күк йөзендә адәми зат күрмәгәннәрне күрә иде. Ф.Бәйрәмова. Һәрбер адәми затка атап, шунда берәр шешә сыра, су, сок куелган. Т.Галиуллин. Һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Аны адәми зат кына билгели алмый. Г.Гыйльманов. Аллаһе Тәгалә тарафыннан балчыктан бар ителгән һәм җан өрелгән адәми зат. Мөселман календаре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә