АДӘМИ с. гар. кит. Адәмгә, кешеләргә хас булган. Әй, нәҗес, адәми халык! Әкият. Әнә шул серле Кояш-Тәңрене ерак бабаларыбыз «Күк-Тәңре» дип атасалар, фарсылар «Ходай» дип дәшәләр, гарәпләр исә «Аллаһ», руслар җирдә туган адәми баланы «Христос-Бог» дип табыналар. М.Хәбибуллин |