АДӘМ и. гыйбрани 1) дини Коръән Кәримдә сөйләнгәнчә, Җир йөзендә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган беренче кеше. Мәгълүм булганча, атабыз Адәм фани дөньяда 930 ел яшәгән

2) Кеше, шәхес. Эт, кинәт, хуҗасына һөҗүм иткән адәмгә ыргылды, тешләре белән аның чалбарын каптырып алды. А.Хәсәнов. Ихлас куеп дәресләрдә калмак кирәк, Күңелебезне гыйлем белән нурлау кирәк, Укыган адәмнәрне зурлау кирәк. Г.Камал. Бик кырыс адәм иде ул өлкә комитетында эшләгәндә. Олыгая төшкәч исә кешелек сыйфатлары көчлерәк бәреп чыга башлады. Т.Галиуллин

3) Таныш булмаган ир кеше. Арбаның астына тире чиләкләр, турсыклар асылган. Картлар, ир уртасы адәмнәр – атта. И.Салахов. Кызыл йөзле адәмнәрнең берсе карлыккан тавыш белән җыр башлады. М.Мәһдиев. Бу шагыйрь – җырчы адәм иде. Г.Ибраһимов

4) кимс. Бәндә; начар, явыз ниятле яки булдыксыз кеше. Бер гаилә кебек яшибез. Ләкин безнең артельдә бер тотнаксыз адәм бар – Аникин. А.Хәсәнов. Ә теге, кичә төнлә безнең купеда барган адәм – кеше түгел. Ул үзенең тормышын барыбер чәнечкеле чыбык эчендә чикләячәк. М.Мәһдиев. Шаһгали исә – Мәскәү сәясәтенең төп максатларыннан берсен – Казан ханлыгын һәм Түбән Идел буйларын, Нугай вә Хаҗи Тархан урдаларын яулап алу һәм тулысынча Мәскәүгә буйсындыру ягын кайгыртып йөргән адәм. Ф.Урманче

Адәм актыгы кимс. Үз-үзен тотышы, әхлагы белән түбән дәрәҗәдәге кеше. Карт тиз генә сынмый: «Бу адәм актыгы белән коньяк әрәм итәсе түгел иде дә бит, нишлисең, әйдә китер, килен». М.Мәһдиев. «Жигули»га гына утырып йөрмәс бу адәм актыгы. Димәк, иномарка. Мәдәни җомга. Адәм акыллы 1) Кешеләрчә уй-фикер йөртә торган, кешеләрне аңлый, тиз төшенә торган (хайван); 2) Акылга сыя торган, мәгънәле, юньле, рәтле (сүз, фикер). Адәм аламасы Начар, йолкыш, сатлык кеше. Адәм ахыры к. адәм актыгы. Һи, адәм ахыры! Син дә сөйләшкән буласың тагы! Г.Камал. Адәм аягы басмаган Моңарчы кеше эзе булмаган җир. Адәм аякланмаслык Йөрергә кыен булган, кеше йөри алмаслык. Урамда адәм аякланмаслык пычрак. М.Мәһдиев. Адәм әйтеп бетерә алмас Тел белән генә әйтеп, сөйләп җиткерә алмаслык шәп, үтә яхшы. Патша хәзрәтләренең хатынын да күргән --- адәм әйтеп бетерә алмастай уңган икән, ди. Г.Ибраһимов. Адәм әйтеп, адәм ышанмас Әйтсәң, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә гаҗәп, ләкин үзе реаль эш, булган хәл. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар, ишегаллары тулы кош-корт. Өстәвенә, адәм әйтеп, адәм ышанмас, илле баш умарта тоталар. Г.Ахунов. Ә андый ташны – адәм әйтеп, адәм ышанмас – көненә өч кубометр чокырга кирәк. Г.Ахунов. Адәм баккысыз 1) Карар җире калмаган, пычранып беткән. Өйгә, адәм баккысыз булып балчыкка буялган хәлдә, сыңар итектән кайтып керде. Г.Ахунов; 2) Бик иләмсез, ямьсез. Адәм баласы Гомумән кеше. Җан тынычлыгы булмаса, адәм баласына берни дә кирәк түгел икән. Т.Галиуллин. Адәм баласы туа, үсә, табигать аңа күпме гомер биргән, шул хәтле яши дә мәңгелек йортына китеп бара. Г.Ахунов. – Адәм баласы үзенә генә түгел, әнә шул кулына карап торган хайваннар өчен дә җаен табарга тиеш! – диде Нургали. Ә.Еники. Адәм баш тыккысыз Кеше бик күп булган, тыгыз җир. Ул судка кереп булмый, анда адәм баш тыккысыз. Адәм башы Гомумән кеше. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Мәкаль. Тузга язмаган гайбәт тарату дисеңме, --- яисә тәнкыйть китапларыма тискәре мәкаләләр оештыру дисеңме – барсын да күрде адәм башлары. Т.Галиуллин. Адәм белмәгән, адәм ишетмәгән Кеше колагы, аңы өчен ят авазлар, сүзләр, сәер хәлләр турында. Очсыз-төпсез сәхрә шикелле, үзенең тирә-ягы адәм белмәгән, адәм ишетмәгән куркыныч тавышлар илән тулган. Г.Колахмәтов. Адәм булды, дигәндә әрәм булу Үсеп, белем алып, кеше булып җитте, дигәндә вакытсыз үлеп китү яки берәр төрле бәлагә тару. Адәм булу 1) Кешелек сыйфатларын үзеңдә булдыру, әхлак нормаларыннан читкә чыкмау, үзеңне лаеклы тоту, кешелекле булу, шуңа ирешү. Сез, адәм булсагыз, атагыздан гыйбрәт алыр идегез. Г.Ибраһимов; 2) Авырудан савыгу, аякка басу. Кызым инде авыруыннан терелә башлады, адәм булып килә; 3) Укып, белем алып, гыйлем-һөнәр иясе булып җитешү. Ни күрсәм дә күрдем, балаларым, укып, бар да адәм булдылар. Адәм галәйһессәлам киемендә Ялангач, киемсез, шәрә хәлдә. Адәм гарибе Эшкә яраксыз, булдыксыз, тормышын алып бара алмый торган. Айдан якты нәрсә юк, Кара болыт басмаса; Адәм гарибе шул булыр, Кайтып илен тапмаса. Дастан. Адәм җәфасы кимс. к. адәм имгәге. Адәм заты Кеше, кеше токымы. Адәм имгәге 1) Үзен-үзе карый алмыйча, кешеләр өстенә салынып, үзенә дә, кешеләргә дә йөк булып яшәүче; урын өстендә ятып авыручы яки гарип кеше; 2) Акылга тулы булмаган, аңгыра. Әнә шул, бар ич әле, бер адәм имгәге Биби. Г.Камал. Адәм итен чәйнәү Кеше гайбәтен сату. Ә адәм итен чәйнәү, көн буе гайбәт сатып утыру – ансы хәрәм түгел[ме]? Г.Камал. Адәм ишетеп, адәм ышанмас к. адәм әйтеп, адәм ышанмас. Кызны кодаларга үзе барган ардаклы-хөрмәтле кешенең малае адәм ишетеп, адәм ышанмас явызлык кылды. Әхмәйгә ярәшелгән Миңлегөлне урлап, үзләренең чапкын айгыры белән кайдадыр китеп олакты. Ф.Мансуров. Адәм йөргесез Юлның бик пычрак булуы яки кар-буран басып китү, кеше йөрерлек булмау. Бүген бөтен дөньяны кар баскан, адәм йөргесез буран. Адәм калдыгы Үзен начар яктан күрсәткән, уңай сыйфатлары аз булган кеше. Аның ише киләчәккә идеалын югалткан, күрше хатыннары белән чуалудан башка эше булмаган адәм калдыгыннан нәрсә көтәсез? Казан утлары. Адәм карагысыз к. адәм баккысыз. Адәм карагысыз юан. М.Әмир. Адәм карасы Адәм сыны, адәм силуэты. Бер сәгатьтән соң кар баскан яланда көчкә бер адәм карасы күренде. Н.Исәнбәт. Адәм көеге Кешеләргә җәфа, хәсрәт булып яшәүче. Их син, адәм көеге! К.Нәҗми. Адәм көеге булганчы, урман киеге бул. Мәкаль. Адәм көлкесе Кеше арасында хурлык, түбәнлек хәле; шундый хәлгә калган кеше. Җил баш син! Күк күкрәгән өчен болытларга бармак янап маташасың, адәм көлкесе! Ә.Еники. Адәм көлкесе булу Кеше арасында оятка калу. Берсе өстенә берсе сөйләп, бутап бетереп, адәм көлкесе булып беттеләр. Г.Камал. Адәм көлкесе итү Кешене хур итү, мәсхәрәгә калдыру. Адәм көлкесенә калдыру Хур итү, оятка калдыру. Аның Солтанны болай адәм көлкесенә дә калдырасы килми иде, әлбәттә. А.Расих. Адәм көлкесенә калу к. адәм көлкесе булу. – Солтан абый, әйдә, без, бөтенләй адәм көлкесенә калганчы, авылга кайтып китик, – диде ул, тәмәке төтененнән йөзен чытып. А.Расих. Люция дә шундый кадерсез булыр микәнни, ул да шулай адәм көлкесенә калыр микәнни? М.Маликова. Адәм күзенә күренерлеген калдырмау Кешене тәмам хурлыкка төшерү, оятка калдыру. Бу эчкече ир минем адәм күзенә күренерлегемне калдырмады. Н.Исәнбәт. – Ир булып йөрүең корсын, мескенкәем! – дип, егетнең адәм күзенә күренерлеген калдырмадылар. Г.Ибраһимов. Адәм күтәргесез 1) Кеше күтәрә алмаслык авыр яки бик зур әйбер турында; 2) Олы бәла-каза, михнәт, җәза һәм газап чигүләр хакында. Адәм күтәрмәслек к. адәм күтәргесез. Балдакларына күз салдыңмы? Адәм күтәрмәслек иде бит. Ф.Яруллин. Адәм кыяфәте калмау 1) Йөзе-чырае, буе-сыны, өс-баш киемнәре бозылган булу; 2) Нинди дә булса авырудан сулып, ябыгып калу. Көчкә таныдым, бөтенләй адәм кыяфәтең калмаган. Н.Исәнбәт. Адәм мәсхәрәсе (булу) Нинди дә булса берәр гамәле яки гадәте белән башкалар алдында оятлы булу. Лаләдән яңаклатып, елап кайтып килмәсен тагын, адәм мәсхәрәсе булып! М.Фәйзи. Ул инде авылга кире кайтмаска булып киткән икән. Шулчаклы зур гөнаһ эшләп, адәм мәсхәрәсе булгач, ничек кайтсын соң?.. М.Гафури. Әле күптән түгел безнең кибетләрдә тулып яткан атаклы Ленинград буяуларының хәзер әсәре дә юк. Аларны хәтта рәссамнар да махсус заказлар биреп тә алдыра алмыйлар. Адәм мәсхәрәсе. Мәдәни җомга. Адәм мәсхәрәсе итү Кеше алдында хур итү, кеше көлкесенә калдыру. Барчабызны адәм мәсхәрәсе итәргә кайткан лабаса ул, бөтен авылыбызның көлен күккә очырырга кайткан! К.Миңле- баев. Адәм мәсхәрәсенә калдыру Хур итү, мәсхәрәләү, мыскыллау. Бер хохол кешесе, --- шәһәр советы рәисе булып күп еллар буена утырып, --- шәһәребезне адәм мәсхәрәсенә калдырды. Т.Галиуллин. Адәм рәвешле Кешечә, кешеләрчә кыяфәтле, кешегә хас сыйфатларга ия булган. Яле, адәм рәвешле генә утырыйк әле бер. Адәм рәтенә кермәгән Юньсез, игелексез, рәтсез, мәнфәгатьсез кеше, мәгънәсез кеше турында. Аларның адәм рәтенә кермәгән исерек малайларына ефәк кебек кызымны бирәмме соң! Н.Исәнбәт. Адәм рәтенә керү Кеше арасына керү, эше, белеме, үз-үзен тотышы белән уңай бәяләнү. Адәм рәтенә сукмау Уңай кешегә исәпләмәү, башка кешеләр белән тиң санамау. Син аны ничә еллар буе адәм рәтенә сукмыйча, балаң итмичә йөр дә, ул синнән килеп киңәш сорамагае. Г.Ахунов. Адәм рәтле 1) Әйбәт, яхшы, юньле (кеше турында). Аннары тирән сулап: – Шартым шул, – диде. – Миңа оныклар булдырып, адәм рәтле итеп үстерә алырлык булсагыз гына фатихамны бирәм. М.Маликова. Ичмасам, адәм рәтле кешегә дә чыкмаган. Ф.Бурнаш; 2) Затлы, яхшы (әйбер, кием яки мал турында). Хәзер халык бик сайлана башлады, кеше арасына чыкканда, адәм рәтлерәген дә киясе килә. М.Шабай; 3) Эшкә ярарлык, файдалы. Фермабыз алама, адәм рәтле доход китергәне юк, колхозчыларга бер кружка сөт, сыңар бияләйлек йон бирә алганыбыз юк. Ә.Еники. Шәпеш [хәлфә] дөньяда бер кешене дә белемле ясамады, аңарда укыган шәкертләр үзе шикелле томана, дорфа булып чыктылар, адәм рәтле эшкә ярамадылар. Ә.Фәйзи; 4) Яхшы, рәхәт, җитеш. Синең адәм рәтле тормыш күрәсең килә. М.Әмир; 5) Итагатьле, әйбәт итеп. Кешеләр белән адәм рәтле сөйләшә белмәвенә аның үз-үзенә чынлап ачуы килде. Ә.Еники. Адәм рисвае итү к. адәм мәсхәрәсе итү. Нафиганың олы кызы Хания кайтып киткән булды бит әле. Менә шул адәм рисвае итеп китте бит, имансыз нәрсә. Г.Мөхәммәтшин. Адәм санына керү Башкаларның игътибарын казану, олылауга, хөрмәткә ирешү. Инде бер адәм санына кергәч, мондый өс-баш белән дә йөреп булмый бит. М.Гафури. Адәм сизмәс, эт өрмәс Беркемгә дә сиздермичә, астыртын рәвештә, яшерен генә эшләнгән эш. Аларныкын белмәссең, ни кыралар, ни эшлиләр – адәм сизмәс, эт өрмәс. Н.Исәнбәт. Адәм сөяге Күтәрәмгә калган кешене яки зурайганчы үзен кешедән күтәртеп йөрергә яратучы баланы күтәрүнең җиңел түгеллеге хакында әйтелгән сүз. Авыр булмыйча, өченче катка хәтле күтәреп менгезәм. Адәм сөяге бит ул! Н.Исәнбәт. Адәм страмы сөйл. к. адәм хуры. «Оят» дигән нәрсә кайда, ә? Бөтен кеше эштә, --- ә син, әзер чәйгә тормыйча, түр башында аунап ятасың. Адәм страмы! Ә.Еники. Адәм сынлы 1) Кешенең буй-сыны, киеме башкалардан ким булмау, тиешенчә булуы. Адәм сынлы йөри дә белми; 2) Адәмгә лаеклы. Адәм сынлы гына сөйләш, исердеңме әллә? Н.Исәнбәт. Адәм тилчәсе хурл. Үзе генә түгел, теле белән дә ни үзенә, ни кешегә көн күрсәтми торган җәфа кеше. Адәм төсе керү Йөзенә сәламәтлек төсе иңү, чырай керү. Артык тазара алмады, шулай да адәм төсе керде. Г.Ибраһимов. Адәм төсле Кеше арасында күренерлек өс-баш, кием-салым, кыяфәт яки югары рухи сыйфатка ия булу турында. Адәм төсле бүреге дә юк. Н.Исәнбәт. Адәм төсле бер роль уйнаганы да юк, йөри ул да. Н.Исәнбәт. Адәм үләксәсе хурл. 1) Үзенә дә, кешегә дә игелек күрсәтмәгән, кара фикерле, караңгы чырайлы, сөмсез, начар кеше. Әйтәм ич, бер адәм үләксәсенә барып сөртенәселәре килсә, алсыннар (хатын алу турында). Г.Камал. 2) Бик ябык, коры сөяккә калган, тәмам бетеренгән кеше Адәм хурлыгына калу к. адәм мәсхәрәсе булу. Ул вакытта да Фатыйма Баһавидан котылырга теләп бер талпынган иде. Тик үзе чак кына адәм хурлыгына калмады. А.Расих. Адәм хуры хурл. Үз кадерен белмәгән, түбәнлеккә төшеп, кеше алдында хурлыкка калып йөргән кеше турында. Әбәү мәхәббәтсез, адәм хуры, кешедән көлгән була, үзенең бите читек балтыры төсле җыерчыкланып беткән. Ф.Сәйфи-Казанлы. Син үл генә, сиңа дөнья хәрәм. Адәм хуры, йөрмә, диделәр. М.Җәлил. Адәм чыдамаслык Авыр, кыен, түзеп булмаслык, көч җитмәслек. Инде өч сәгать этәбез, кояш та авышты, ләкин адәм чыдамаслык эссе, бөркү. М.Мәһдиев. Адәм ышанмаслык 1) к. адәм әйтеп, адәм ышанмас; 2) Ялган, уйдырма (сүзгә карата)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә