АДАШУ ф. 1. 1) Таныш булмаган урында юлны югалту, ялгышып, юлдан читкә китү. Авыл зур юллар чатында түгел, адашып та килеп чыгучы булмас монда. Р.Мөхәммәдиев. Инде бу адашкандыр, кайтырга юл табалмыйдыр, дип хафаланып торганда, «күк-кү» дип, әллә каян куак астыннан атылып чыгар иде. Ф.Яруллин. – Бәлки, сез адашкансыздыр, – дидем. Ул, көлеп: – Юк, адашмадым. Мин урманда йөрергә өйрәнгән, һичбер вакытта адашмыйм, – диде. Гали Рәхим

2) Үзенә тиешле урында булмау, тирәлегенә туры килмәү, сыешмау. Басу кырыенда адашып чыккан өч-дүрт бөртек арыш башагын кулларымда удым да авызыма каптым. Д.Салихов

3) күч. сөйл. Берәр сәбәп аркасында туганнарыннан аерылып, читтә каңгырып йөрү. [Мотый]: Бу сеңелкәш тә безнең кебек илләреннән адашып йөргән егетләрнең күңелен табарга тырышыр. М.Фәйзи

4) күч. Уй, фикер буталу, саташу, ялгышу. Бер, ике, дүрт... адаштым, Ун…, егерме, ах тагын! Мин югалттым шомлы көннәрнең, Гасырларның санын. Һ.Такташ. Тукта, мин юлдан адашканмын икән бит, күр әле; Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит: «Шүрәле». Г.Тукай

5) күч. Ялгышу, хаталану. Үкенечләр – урман, өметләрем – буран, --- Көлә-көлә кереп адаштым. Ялгышларым – урман, язмышларым – буран. --- Йөгерә-йөгерә кереп адаштым. Н.Измайлова. Давылларда бер буразна ярып Тапкан дуслык мәңге адашмас. А.Хәлим. Булды минем адашканым Кереп авыр уйларга. Р.Мингалим // Берәр кеше турында ялгыш фикердә булу. «Усал» патша урынына «яхшы» патша эзләүнең бик кыйбатка төшкән наив адашу икәнлеге бүген көн кебек ачык. М.Госманов

6) күч. Зиһен чуалу, күңел утыра алмау. Юк, бу адашып сөйли торгандыр; бездә бит әле халык, Аллага шөкер, көненә икешәр-өчәр выпускадан китә торган газеталар асрарлык дәрәҗәдә юләр түгел. Ш.Камал

7) күч. Бозыклыкка бирелү, әхлаксызлану, начар гадәтләр алу. Бар җирдә тигезсезлек чиктән ашкан. --- Күп кешеләр туры юлыннан адашкан… Г.Камал

2. и. мәгъ. 1) Ялгышлык; хата; хаталык. Без ул чакта күңелләребез белән сизә идек, болар – вакытлы адашулар, болар – акыл җитмәүдән. М.Мәһдиев

2) адашкан Юлын ялгыштырган, юл таба алмаучы, юлыннан читкә киткән кеше. Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан. Г.Тукай. Вакытында юл күрсәтүче табылса, адашканнар да үз сукмагын табарга мөмкин. Сөембикә

Адашып алу Кыска гына вакыт эчендә бераз адашу

Адашып бетү Тәмам адашу. Шундый зур йортта ул абыйның әнисе белән икәү генә яшәвенә гаҗәпләнде. Бүлмә эчләрендә бүлмә иде, кергәндә, малай адашып бетте хәтта. Л.Гыймадиева. Кирәкле чүлмәгеңне сайлап алыйм дисәң, монда көне буе йөрергә кирәк, адашып бетәрсең. Н.Фəттах

Адашып йөрү Әле, хәзер, күптәннән бирле адашкан булу. Балалык елларым, үсмер чагым, туры юлымны таба алмыйча, төрле сукмакларда адашып йөрүләрем --- күз алдымнан уздылар. Җ.Фәйзи. Тормыш карурман гына булса, Илсөя анда адашмый йөрергә өйрәнгән иде инде. Ф.Яруллин. Мин – туксан мәртәбә ялгышып, алданып, тәүбә итеп, аннан тагын тәүбәмнән баш тартып, яшәеш карурманнарында адашып йөргән бер ятим, бер хыялый адәм баласы гына. Ә.Рәшит

Адашып калу Ниндидер моменттан, вакыттан соң адашу, югалу. Ярый, бәхетегезгә, урманда адашып калмагансыз әле. С.Җәләл. Кайларда адашып калдың? Р.Мулланурова. Аналарыннан адашып калган кайбер сарык, кәҗә бәрәннәре, --- нечкә әче тавыш белән өзлексез кычкырып, аналарын эзлиләр. М.Гали

Адашып китү Көтмәгәндә, уйламаганда кинәт адашу. Чөнки дөньяга яңа килгән бала – әле ул мөселман. Аннары ул адашып китә. Фольклор практикасы

Адашып кую Көтмәгәндә, кинәт адашу. Әнә шулай йөри торгач, бервакыт ул адашып куйды. Ф.Яруллин

Адашып тору 1) Еш, әледән-әле адашу

2) Әле, хәзер адашкан булу. Юлны тапмыйча адашып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә