АДАШТЫРУ ф. 1) Барган юлыннан читкә җибәрү, юлын буташтыру. Хәер сорашып кайтканда, авылыбызның Гөлҗамал исемле кызы туңып үлгән бу кара урманда. Әнә шул Гөлҗамал өрәге адаштыра кешеләрне. Н.Кәримова. Әче елгасы – Олы Мәңгәрдән Иске Кишеткә барганда адаштыра торган елга. Ф.Гарипова 2) Берәр кешене яки хайванны таныш булмаган юлдан җибәрү, каядыр илтеп, кире кайта алмаслык итеп ташлап калдыру. Җиде көн, җиде төн буена, һичтуктаусыз, Зирәк карт дошман гаскәрен чүлгә алып керә, адаштыра, борма-урау юллар белән йөртеп әлсерәтеп бетерә. Р.Батулла 3) Кая да булса еракка җибәрү, бер-береннән ераклаштыру. Бу каһәр суккан Мостафа башыбызны әллә кайларга илтеп адаштыра бит! Ш.Камал 4) күч. Начар, бозык юлга кертү, юлдан яздыру. Игътибар белән тирә-юнегезгә карагыз әле – бу тормышта кешене адаштыру, һәлак итү өчен атлаган саен җәтмәләр корылган. Ф.Бәйрәмова 5) күч. Уй-фикер, зиһен, хисап кебек хис-тойгыларның бәйләнешен югалту, чуалту, саташтыру. Тау өстендә ике җил тегермәне бик ерактан күренә иделәр. Алар минем зиһенемне адаштыралар. Миңа алар җанлы кебек тоела иделәр. Ш.Камал. --- чыпчык үтмәс куе, кара урманнарны үтәм, печтекәй генә дә адашмыйм, ә менә тел урманы адаштыра, капландыра, сазга батыра... С.Поварисов Адаштыра бару Торган саен ныграк адаштыру Адаштыра төшү Тагын да ныграк адаштыру. Юеш карлы карга бураннары адаштыра төшә Адаштырып тору Бертуктаусыз, әледән-әле адаштыру |