АДАШТЫРГЫЧ с. 1) Адаштыра торган, юлдан яздыра торган. Нинди елак кыш булды бу? Кайда суык-зәмһәрир, Адаштыргыч бураннары?.. И.Иксанова 2) Алдагыч, алдый торган, алдандыра торган. Ләкин бу җылыту – адаштыргыч җылы гына булып чыкты: беркөн иртән кинәт суытып, утыз градусны бирде. М.Мәһдиев |