АДАШ и. Бер үк исем белән аталучыларның берсе; исемдәш. Иптәшләрем алдында, фикердәшләрем алдында, Йосыф, Ярулла адаш алдында мин бернигә яраксыз кеше булып калдым бит. Ә.Фәйзи. Берсенең дә хатын җавапсыз калдырмадым. Рәхмәтләрне әйттем. «Кызганыч, мин эзли торган Юлдаш Азимов ул Сез түгел», – дип яздым дустымның барлык адашларына. Казан утлары. Кеше холкының йөздән күбрәк сыйфаты генетик нигезгә салынганга, бер исемдәге кешеләрнең – адашларның күпчелеге бер үк сыйфатка ия. Мәдәни җомга // Исемдәш кешеләрнең бер-берсенә мөрәҗәгать итү сүзе |