АДАРЫНУ ф. 1) Берәр эшне башкару алдыннан, ул эш уңышлы чыксын өчен, алдан багышлап кую, нәзер әйтү. Берсе, кызым баладан исән-сау котылса, дип, икенчесе, сыерым тана бозау китерсә, дип адарынган икән. Г.Бәширов

2) Көчле дәрт, теләк белән ашкынып, нәрсәгәдер омтылу; алгысу. Шундый гаҗәеп бер логика белән Нургали эшкә тотынмакчы була, аңарда дәрт, энергия һәм адарыну – барысы бергә кайный. Ә.Еники. Китапларда нәрсә языла икән? Укып карыйсы иде тизрәк. Күңелем адарына. Н.Дәүли

3) Багыну, бик нык мавыгу. Аның тормышында адарынган, киләчәктә буйсынырга уйлаган әмәле дә [сөйгәне] иде. Ф.Сәйфи-Казанлы. – Хәниф абый исән, исән! – дип адарына-адарына, солдат абыйның кулларына ябыштым. Н.Дәүли. Тыныч иртәгә, ил-төякнең кабатланмас бизәкле манарасына адарынып, шактый торды ул. Ф.Сафин

Адарынып алу Бераз, берара адарыну

Адарынып йөрү Күптәннән бирле адарыну. Күпме адарынып йөреп, иеме, сәвиттәгеләрне пыр туздыртам, шулар аркасында гына коры калдым. Ф.Сафин

Адарынып китү Кинәт адарына башлау. Адарынып китмә, шөһрәт алсаң. Сөенербез, вөҗданыңны саклап, Рухи биеклектә кала алсаң... Р.Ягъфәров

Адарынып кую Алдан ук әзерләнеп адарыну, нәзер әйтү. Анысын, күпер төзелеп беткәч, Сабан туена сөлге җыеп йөрүче «никрут» егетләргә бирергә дип адарынып куйды инде. М.Шаhимәрдәнов

Адарынып тору Бертуктаусыз адарыну. Ул шулай, җае чыккан саен, Олуг Mөхәммәдтән теге ярлык ачуын алырга адарынып тора. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә