АДАПТА’ЦИЯ и. лат. 1) биол. Организмның, сизү органнарының тирә-як шартларга җайлашуы. Соңрак аңладым, өзлексез өшүем салкыннан түгел, ә шушы климатка, вакытка күнегү (анда көн булганда, бездә – төн), адаптация галәмәте булып чыкты. Сөембикә. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтү урынлы булыр – космонавтлар Космос шартларына тизрәк ияләшә (берничә тәүлектә); ә кире кайткач, Җирдәге шартларга кабат көйләнү (адаптация) атналар-айлар таләп итә икән. Идел. Авыл хуҗалыгы культуралары сортларының адаптация потенциалын арттыру 2) пед. Чит телне өйрәнә башлаучылар өчен текстны җиңелләштерү, җайлаштыру 3) Мохиткә ияләшү, җайлашу; теләсә нинди шартларга яки кешеләргә яраклашу, җайлашу. Балалар яңа чынбарлыкка тизрәк ияләшә, тизрәк адаптация үтә. Сөембикә. Моннан тыш, курска килүчеләр үзләренә һөнәр үзләштерә һәм адаптация курслары уза. Шәһри Казан. Теләсә кайсы тармакка, дөнья базарына чыкканчы, адаптация узу мөмкинлеге биреләчәк. Татарстан яшьләре // Гомумән яраклашу, җайлашу. Яңа терминнарның адаптация узганын көтеп торырга безнең вакытыбыз юк. Р.Миңнуллин |