АГЫШ и. 1) Нәрсәнең дә булса агуы, агып тору хәрәкәте. Күзле күрә су агышын гына, Сукыр күрә вакыт агышын. Р.Харис. Яшел чирәм өстендә чалкан ятып, болытлар агышын күзәтү кызык. Казан утлары

2) к. агым (1 мәгъ.). Елганың югары агышына таба агачлар арасыннан киткән сукмак бик аз тапталган. Ш.Камал. Шул тирәгә җиткәч, Агыйдел үзенең агышын борып, бераз кояш батышына табарак китә. М.Гафури

3) күч. Нинди дә булса эш-хәлнең, вакыйганың барышы. «Психиатр» дигәнебез, башлап, Кәримне урынына яткыра, аннан чирнең гомуми агышы турында тәфсилле итеп сораштырырга керешә. Т.Галиуллин. Вакыт агышы әллә ниләргә сәләтле. Елга ярын да ул әнә күпкә эчкә күчергән. Сөембикә. Их-х, аңгыра баш мин, тормыш агышын белеп тордым лабаса! Шул тормыш агышы турында күңелемнән хикәяләр язып йөрим дә шуңа канәгать булам янәсе! Казан утлары

4) күч. Җыр, музыканың билгеле бер эзлеклелектә барышы, таралышы. Нәфисә, кулларын алъяпкыч күкрәгенә яшереп, урман куелыгына караган килеш, җырының агышы уңаена салмак кына башын чайкый… Г.Бәширов. [Көйнең] Яңгырашы, агышы – бөтенләй яңача, колак ишетмәгәнчә!.. Ә.Еники

5) күч. Гомумән эзлеклелек, эзлекле булу (фикердә, сүздә һ.б.да). Сабый чакларда, егет вакытларда мин аның фикер агышы эчендә булырга, бергә агарга өйрәнгәнмен. Г.Ибраһимов. Тирән агымлы дәрья сыман, фикер агышы, сүз сөреше сабыр, ипле генә барса да, бу – көрәш авазы, кыю фикер кылычы иде. Мәдәни җомга

6) күч. Нәрсәнең дә булса составы үзгәреп, алмашынып тору. [Дирекция] Җилкуар, очраклы кешеләрне студиягә күп тартты. Ләкин алар составта озак калмыйча, килеп-китеп, студиядә агыш тудырдылар. М.Җәлил

7) Хәрәкәт итүче ишле төркем, халык дулкыны. Карасалар, киң урамнарны, тротуарларны каплап, ниндидер бер агыш килә. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә