АГЫНТЫ и. 1) Сыеклык яки газсыман әйбернең нинди дә булса юнәлештән яки сыешлыктан бәреп чыккан агымы. Борынга саф һава агынтысы килеп бәрелде. А.Хәсәнов. Лафет көпшәсеннән атылып чыккан кайнар агынты, ут булып, [Арсланның] битен, күзләрен пешерә. Г.Ахунов 2) Агып, саркып чыккан яки тамып җыелган сыеклык, агып чыккан сыек калдыклар. Хәзер агынтыларның бер өлеше – гадәти юлдан, икенче өлеше Кабанга ага. Р.Мостафин. Бу күлнең Оренбург газ эшкәртү заводы агынтыларыннан хасил булганлыгын белгәч, исем китте. Р.Мостафин 3) диал. Агым су |