АГЫМДАГЫ с. 1) Хәзерге, шушы вакытка караган, бүгенге көнгә (елга) караган. Дәүләт Советы алдагы сайлауларны агымдагы елның декабренә билгеләде. Мәдәни җомга. Агымдагы елның 25 апреленнән 25 маена кадәр барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә янгын, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәресләр һәм күнегүләр үткәрелде. Мәдәни җомга 2) Көндәлек, көн саен була яки башкарыла торган. Минем килүемнең сәбәбе агымдагы хәлләр белән --- түгел. Әнә шул синең китабыңның язмышы борчыганга килдем мин. Г.Ахунов. Иртә-кич кабинетыннан чыкмыйча, ул [Мостафин] райкомның агымдагы эшләре белән шөгыльләнде… Ә.Еники |