АГЫЛЫШ и. 1) Агым юнәлеше, агым рәвеше. Очерк --- заманыбызның алдынгы идеяләре белән сугарылырга, тормыш агылышына турыдан-туры --- йогынты ясарга --- тиеш. Г.Иделле. Яңгыр уттай эш өстендәге авыл тормышының бөтен ритмын, тигез агылышын бозды. С.Рафиков. Бу очракта шигырь, үзенең интонациясе белән тыгыз ритмик агылыш алып, бер сулыштан әйтелә торган монологка әверелә. Әдипләребез

2) күч. Агып тору, агылу; күпләп, агым булып килү яисә китү. Безгә бүген иң яхшы сыйфатлы продукциянең ике өлеш булып өзлексез агылышы кирәк. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә