АГЫЛУ ф. 1. 1) Күпләп агып тору. Бодайның машина артына шаулап агылуы ишетелгән сыман тоела. Г.Бәширов 2) күч. Билгеле бер юнәлештә тоташтан күп булып хәрәкәт итү, туктаусыз үтеп тору. Бөтен тирә-якның ялланырга теләгән ярлы егетләре, урак, печән эзләгән фәкыйрьләре җомга саен безгә агылалар. Г.Ибраһимов. Караңгы төште, кызлар-егетләр уенга агылдылар. М.Мәһдиев. Шатлыклы Беренче Май. Яз киемнәренә киенгән урамнар буйлап халык диңгезе агыла. Г.Кутуй. Киноларга, ресторан-кафеларга халык агыла, бөтен җирдә күңелле музыка яңгырый. Г.Әпсәләмов 3) күч. Масса тоташ агым булып хәрәкәт итү. Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына; Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр Нәрсә әйтер туганнарыма?! Агыла да болыт агыла. Х.Туфан 4) күч. Салмак кына өзлексез дәвам итү, таралу, җәелү. Зал тынды, музыка башланды, сәхнәдән моңнар агылды. Җ.Фәйзи. Әйдә, кызый, җырла, хатын-кыз тавышы ишетмәгәнгә ике ай ярым безнең ---. Көмеш тавыш залга агыла. М.Мәһдиев. Уйлар бер-бер артлы кәгазьгә агыла. Давыллы еллар күз алдына килә. Ф.Яруллин 2. агылып рәв. мәгъ. Күп булып, тоташ, киң масса белән. Тамашаларына халык агылып йөри, эшчеләр клубы гөрләп тора. А.Әхмәтгалиева. Күпме яшьләр шәһри Казанга укыр өчен агылып килмәде! Ә.Еники. Әхмәт әфәнденең автомобиле урман янына килеп җиткәндә, кешеләр төягән башка автомобильләр төрле яктан агылып киләләр иде. Ф.Әмирхан Агыла бару Торган саен ныграк агылу Агыла башлау Бердәм, дәррәү агылырга тотыну. Шулчак стеналар музыкаль шкатулка сыман зеңгелдәп куя да, бу бүлмәгә бөтен җирдән – тәрәзәләрдән, ишекләрдән --- музыка агыла башлый. Р.Вәлиев. Менә бервакыт халык агыла башлады, әйтерсең инде бөтен дөнья монда җыелды. Г.Ибраһимов Агыла бирү Агылуын дәвам итү. Көй һаман агыла бирә... Р.Харис Агыла тору Бертуктаусыз агылу. Хәлсезләнә барган ил-дәүләтнең чималы да, табигый байлыклары да, валютасы да, тыелгысыз ташкын булып, Көнбатыш илләренә агыла тора. Р.Мирхәйдәров. Мәргәннәр кыюларны чүпли барсалар да, дошман дулкын-дулкын агыла торды. М.Хәбибуллин Агыла төшү Тагы да агылу; бераз агылу Агылып бару Рәттән бертуктаусыз агылу. Тырма үрле-кырлы сикерә, тырма артыннан очсыз-кырыйсыз вак балчык тасмасы, тип-тигез тырма эзләре агылып бара иде. Г.Бәширов. Ягымлы моң аның салмак адымнары белән бергә агылып бара әйтерсең! З.Фәйзи Агылып бетү Тулысынча агылу, беткәнче агылу. Болытлар агылып беткән. А.Гыйләҗев Агылып тору Өзлексез, бертуктаусыз агылу, дәвамлы рәвештә агым булып хәрәкәт итү. Аның янында гел төрек моңнары гына агылып тора. М.Мәһдиев. Машиналар агылып торган олы урам. Ш.Галиев Агылып үтү Сиздермичә, кинәт агылу. Хәтер күгеннән «балачак» дигән чор соры болыт булып агылып үтте. Ф.Яруллин |