АГЫЗУ ф. 1) Сыеклыкны үз агымы белән кирәкле юнәлешкә җибәрү, агып китәрлек итү. «Зәңгәр күзләр» көен көйли-көйли, Сулар агызам тирән күлләрдән. Һ.Такташ 2) Нәрсәне дә булса сыеклык өстеннән яки эченнән агым юнәлеше белән хәрәкәт иттерү. [Алар] Икенче көнне йон түкләрен Иделгә ташлап агызганнар. К.Тинчурин. Татар ташкүмер чыгарган, ләмке киеп йөк бушаткан, сал агызган. Г.Ахунов. Урал таудан агып төшкән гөрләвекләр буенда, кәгазь көймә агызып, малайлар йөгерешә. Р.Мөхәммәдиев 3) Сыек, бөртекле нәрсәләрне савыттан кою, чәчү, түгү. Улактагы суны агызу. Бункердагы бодайны агызу 4) Сыек яки бөртекле әйберләрне бер савыттан икенчесенә бушату, күпләп салу. Ул, сөтен бидонга агызгач, кыю һәм очкынлы күзләрен Солтанга текәде. А.Расих. Шәкүр абзый чынаякларга чәй агызганнан соң, картларча онытылып, бераз вакыт сүзенең очын таба алмыйча утырды… Ф.Хөсни. Марат, газлы су агызып, башта Гамирга тоттырды, аннары үзенә агызды. З.Фәйзуллин 5) махс. Нәрсәне дә булса бер савытка туплау, җыю. Сагыз агызу. Каен суы агызу 6) Нәрсә дә булса агым көченә буйсынып агып китү. И яуды, и яуды [яңгыр], күперләрне агызды, буаларны ерды. А.Гыйләҗев. Азаплана-азаплана йөзеп киттем. Йөзүе авыр, Идел бик каты агыза иде. Гали Рәхим. Коргаксып, кибеп барган инеш су белән тулып, ярлар ишелеп төште, буаларны ерып алып китте, --- кош-кортны агызды. Ә.Фәйзи 7) күч. Кою, түгү (кан, яшь, тир һ.б.). Балалары, аптырап: «Әни, җаный, син акылыңдамы, нигә күз яше агызасың?» – дип әйтеп карадылар. Г.Әпсәләмов. [Яралылардан] Берәүсе солдатларга карап: --- «Сез кемнәргә каршы мылтык күтәреп килеп, кемнәрнең йөрәк каннарын агызуыгызны беләсезме?» [диде]. М.Гафури 8) күч. Нәрсәне дә булса тыелган юллар белән күпләп алу; үзләштерү. Әнә шул рестораннарның, кабакларның бер-бер сәгатьләре Берлин аристократиясе кесәсеннән йөз мең маркаларны үзләренә агызалар. Г.Гали 9) күч. Җәелдерү, тарату. Безнең янга утыра һәм, күзләреннән гадәттән тыш сагыш, моң агызып, бас белән җырлый башлый. М.Мәһдиев ◊ Агызмаган бал Саф, гыйффәтле кыз. Алсае җаный, алсае, Агызмаган баллар булсае, Хәләл малларыңны биреп алгач, Кул тимәгән ярлар булсае. Җыр Агыза бару Һәрберсен, булган берсен агызу Агыза башлау Агызырга тотыну. --- таш йөрәкләрне эретерлек итеп сайрый торган сандугачның тавышын ишеткәч, карт күңеленең йомшавына чыдамады, күзеннән яшьләрен агыза башлады. А.Таһиров Агыза бирү Агызуын дәвам итү Агыза тору Һәрвакыт, гел агызу. – Сез аны [Кабан күлен] шакшы сулар агыза торган ташландык күлгә әверелдердегез! – диләр. Г.Бәширов Агыза төшү Бераз агызу, тагы да агызу Агыза язу Чак кына агызмый калдыру. – Каһәр суккан нәрсә, [борыны куелмаган самавырга] су агыза яздым бит! – дип сукрана-сукрана, Миңлеҗиһан карчык як-ягына каранды. Н.Әхмәдиев Агызып алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз генә агызу Агызып бару Рәттән агызу Агызып бетерү 1) Тулысынча, ахырына кадәр агызу; савыты бушаганчы, бөтенесен дә агызу. Татар кешесе суелган малның канын тамчысына кадәр агызып бетерә. Суелган мал канын агызып бетерү гадәтен хәзер мөселманлык белән аңлатырга яраталар. Н.Фəттах 2) Савытны тутырганчы агызу. Чынаяк тулар-тулмас хәлдә тагын бер кашык сөт өсте өстәде һәм, калганын самавырдан агызып бетерер, дип көткән идем, юк, самавырдан әз генә тамызды да калганын кабат чәйнектән тутырды. Н.Әхмәдиев Агызып җибәрү Агып китәрлек итү, агарга этәргеч бирү. --- машинадан коштай атылып кына чыгасы да елгага йөгереп керәсе, чумасы, йөзәсе, арыганны алкын суга агызып җибәрәсе, якты дөньяга яңа килгән сабый сыман таралып ятасы килә. Ф.Сафин Агызып йөрү 1) Әле, хәзерге вакытта нәрсә дә булса агызу белән мәшгуль булу. Күпер башында малайлар, көрәкләр күтәреп, гөрләвек агызып йөриләр. И.Гази 2) Даими рәвештә, һәрвакыт агызу. Әхмәтсафа ике җәй ал-ялсыз сал агызып йөрүенә карамастан, эш өчен тияр әҗерен бирмичә, һаман алдагы елга калдырып килә. Ф.Сафин Агызып кую Алдан ук агызу. Мозаффар, канәтем, бәрәңгенең эше бетсә, порошок салып, керләргә кайнар су агызып куй әле, яме. Ф.Баттал. Хлоры очып бетсен өчен, үткәргечтән суны алдан ук агызып куялар. Мәдәни җомга Агызып тору 1) Бертуктаусыз агызу. Ипләп кенә суганны йолкыдык, сары кыякларыннан чистарттык, күзгә ачысы кереп, гел яшьне агызып торды. Х.Камалов 2) Билгеле бер вакыт эчендә, әледән-әле агызу 3) Әле, хәзерге вакытта агызу. --- вахтадашым Җәмилә штурвал көпчәге янында сүзсез генә күз яшьләрен агызып тора. С.Сабиров Агызып утыру Әле, хәзерге вакытта агызу. Хәбибә хатын-кызлар мәҗлесендә өч сәгать буе, бер сүз сөйләмичә, ике күзеннән яшь агызып утырды. Казан утлары Агызып чыгу Һәрберсенә агызу; бөтенесенә дә берәм-берәм агызу. Бераздан соң, күптән көткән урыс миче хәтле апабыз пәйда була да өстәлдәге теге уналты кырлы стаканнарга чәй агызып чыга. Т.Нәҗмиев |