АГУЧАНЛЫК и. 1) Агучан булу (сыекчалар, газлар турында). Югары температура корычның эластиклык модулен, өзелүгә вакытлыча каршылыгын, агучанлык чиген киметә. Төзү материаллары. Алар, беренче кабат йөкләүдәге көчәнешләргә өстәлеп, цикллар саны үскән саен, бетондагы, аркылы һәм буй арматурлардагы агучанлык көчәнешләрен һәм аларның асимметрия коэффициентларын даими үзгәртеп торалар. Фән һәм тел

2) Сибелүчәнлек, коелучанлык, чәчелүчәнлек (чәчелә, сибелә торган матдәләр турында). Елга комының агучанлыгы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә