АГУЛЫ с. 1) Агулый торган, агу бүлеп чыгара торган, составында (үзендә) агу булган. Ул [арыш анасы] таза бөртекләрне агулы кара мөгезчекләргә әверелдерә. Биология. Агулы үрмәкүчләр тешләве һәм еланнар чагуы нерв системасы эшчәнлеген зарарлый. Анатомия. Кызы кар астында кышлаган башак җыеп кайткан. Икәүләшеп ашаганнар. Ул агулы була икән. Казан утлары

2) Агулый торган матдә кушылган, агу сеңдерелгән. Ләкин, һич көтмәгәндә, Актырнак дигәне ниндидер агулы нәрсә ашаган булып чыкты. А.Хәсәнов. Егеткә агулы ук чәнечкәндәй булды. Г.Ибраһимов

3) Организмның, тереклекнең яшәешенә туры килми торган, сәламәтлек өчен зарарлы. Җир астында күп эшләп, таш казармаларда торгач, аларның [элекке шахта эшчеләренең] тән тамырларындагы кызыл каннары агулы сары суларга әйләнгән. М.Гафури

4) күч. Явыз, мәкерле, зәһәрле. Колагымда --- мәсхәрәләп әйткән агулы сүзләр. Ф.Кәрим. --- көлке сүз әйтеп башкаларны мыскыл итәргә туры килсә, --- ул инде безнең үз йөрәкләребезгә дә еш-еш агулы укларын кадый. Г.Ибраһимов

Агулы елан Эчкерле, явыз уйлы, мәкерле кеше турында. – А-а! Агулы елан! Дөньядан юк итмәкчеме мине? Бозарга уйладыңмы? – дип, бөтен йортка акырды Ишми. Г.Шәрипова. Аппаратта агулы еланнар үрчетеп ятабыз икән ич, менә бәла нәрсәдә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә