АГУЛАУЧЫ с. 1) махс. Агулый торган. Әлеге язмада сүзебез – өйләребезне токсиннар белән агулаучы иң куркыныч ун химик матдә турында. Ватаным Татарстан. Предприятие никадәр зуррак булса, табигатьне агулаучы калдыклар өчен түләү дә шулкадәр зуррак булырга тиеш. Татарстан яшьләре 2) күч. Тынгылык бирми, борчый торган. Халыкларның тормышын агулаучы иң зур бозык эшләрнең берсе итеп, ул мөселманнарга карата алып барылган рухи һөҗүмне атый. Фән һәм тел |