АГУЛА’У ф. 1) Агу эчерү, агу салу. Ханны агуладылар, шиксез, агуладылар. Р.Батулла 2) Тискәре тәэсир ясау, агулы матдәләр белән зарарлау, зәгыйфьләтү. Сивашның тозлы суы үләннең тамырын корыта, җан иясенең канын агулый. Г.Бәширов. Кеше агу ата һаваларга, Агулый ул елга-суларны. М.Шиhапов. Дуңгыз фермасыннан пычрак ага. Шул агулый елганы. Р.Бәшәр 3) Агу катнаштыру, махсус рәвештә агу белән эшкәртү. --- өйне кырмыска басты. Атна саен агуладык. К.Кәримов. Чәчүлек орлыкларын агулау 4) күч. Начар йогынты ясау, зарарлы фикерләр белән сугару. --- басып алучы ил үз мәдәниятенең төссез, ямьсез тауарын басып алынган илгә кертеп тутыра һәм шуның белән «кол» халыкның миен агулый, күңелен тупасландыра, пычрата. З.Хөснияр. --- айлар, еллар буе эфирда сатлык дикторлар котырына, котырта, яла яга, ялганлый. Эфир зарлана, шыңшый, кешеләрнең яшәвен агулый. М.Юныс 5) күч. Тормышның кызыгын, ямен җибәрү. Бәхетсез мәхәббәт әнә нишләтә, дәвалап булмый торган авыру кебек, кешене саргайтып киптерә, бөтен тормышын агулый. С.Сабиров. Иң әшәке нәрсә – политика. Менә шул бетерә, тормышны агулый. Х.Камалов. Гөлйөзем янында, балалары арасында узган кадерле сәгатьләрнең тәмен агулый иде. Ф.Латыйпов Агулап алу Кыска гына вакыт эчендә агулау; берникадәр агулау Агулап бетерү Бөтенесен дә агулау; агулау дәрәҗәсенә җитү Агулап килү Билгеле бер вакыттан алып агулауны дәвам итү Агулап кую Алдан агулау Агулап тору Бертуктаусыз агулау Агулап чыгу Бөтенесен дә башыннан ахырына кадәр агулау, һәрберсен агулау Агулый бару Һәрберсен, булган берсен агулау Агулый төшү Беркадәр агулау |