АГУЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. агулау

2) Үз-үзен үтерү максаты белән агу эчү. Цианлы калий эчеп агулану

3) Агулы матдәләр тәэсиреннән зарарлану. – Үләмме, дип торам әле, нәрсәдер ашап агуланганмын, Ифрат абый, – диде юаш кына. А.Расих. [Барсик] --- урамда йөргәндә ярамаган берәр нәрсә ашый да агулана, аннары хуҗасы көч-хәл белән аякка бастыра. А.Мельников. Гөмбәләр белән агуланмас өчен, гөмбә җыйганда бик игътибарлы булырга кирәк. Биология

4) Агулы матдәләр һ.б. төрле шартлар йогынтысында зарарлану, зарарлыга әйләнү. Чишмәгә нәҗес әйберләр салсаң, аның суы агулана. Ф.Садриев. Узган ел кар иртә төште, җир туңмаган килеш калды. Мондый елларда кар астында калган ашлык агулана. М.Кәбиров

5) Агу катнаштыру, агу белән эшкәртү. Чәчү орлыклары агуланган

6) күч. Начар (кире) йогынты тәэсирендә булу, начар гадәтләр алу; зарарлы фикер белән сугарылу. --- тартмасаң да зыян юк. --- Ташлый алсам, кабат авызыма якын да китермәс идем үзен. Бер агулангач, аерылып булмый, – диде Ром. З.Фәйзуллин. Син гыйлемле вә мәдәниятле тормышның зәһәре белән бер мәртәбә агулангансың. Г.Ибраһимов. Кызганыч, Рәсәй империясендә әле бүген дә миллионлаган балалар мәктәпләрдә ялган тарих укып агулана. В.Имамов

Агулана бару Торган саен ныграк агулану. Ил-җирнең элекке гүзәллеген искә төшерә алмый, суы саега, көннән-көн агулана бара. Ф.Зариф

Агулана башлау Агулану билгеләре сизелү. Шулай да тар идеология белән агулана башлаган кешеләрнең фантазиясе бер тирәдә әйләнә. А.Әхмәдуллин. Үзе чыгарган төтенгә тончыга, үзе пычраткан судан агулана башлаган шәһәр кешесе тәртәне авыл ягына каерыр. Т.Миңнуллин

Агулана язу Чак кына агуланмыйча калу

Агулана төшү Бераз агулану

Агуланып бетү Тәмам агуланган хәлгә килү, бөтенләй агулану

Агуланып кую Агуланган хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә