АГУ II ф. 1) Сыеклыкның берәр төрле юнәлеш алып хәрәкәт итүе. Ага сулар, ага сулар, Ага сулар ник болай? Аккан сулар кире кайтмый, яшь гомерләр дә шулай. Җыр. Аккан суга кан койма, эчәр суың тапмассың, Каудан җиргә ут куйма, керер куыш тапмассың. Мәкаль. Туктале, бу – безнең чишмәләрдән, безнең басу-кырлардан, кар суларыннан аккан гөрләвекләр, бәлки, безгә дә хезмәт итәрләр? М.Мәһдиев. --- Болак Казансуга коя торган булган, язгы ташу вакытында гына, су кирегә агып, Кабан күленә кергән. Казан утлары

2) Сыеклык өстендә яки эчендә булган хәлдә агымга ияреп бару. Су өстендә, балдак кебек түгәрәкләнеп, тимгел-тимгел булып, нефть ага иде. А.Әхмәт. --- корыч төсле ялтырый торган Идел өстендә, берсе артыннан берсе, эч пошыргыч акрынлык белән, бөтен Иделне тутырып, озын саллар агалар. Г.Рәхим. Чулымның каршы ярында яңгыр томаны эчендә утырган наратлар белән көмешләнеп аккан бу мизгеле тылсымлы әкиятне хәтерләтә иде. А.Хәсәнов

3) Савыттан, тишек яки ярыктан күпләп коелу, чәчелү. Сезнең менә күргәнегез бармы Бункерлардан икмәк акканын? М.Әгъләмов. Их! Алдан килгән булсагыз, мин сезгә быелгы әпәйнең бункердан ничек акканын күрсәтер идем. К.Тимбикова. Көн-төн ашлык тарттым, ару-талуны белмәдем ---. Мөшкәм бушап тормады – улагымнан ап-ак он акты. Мирас

4) Төзек булмау аркасында сыеклыкны үткәрү. Бу чиләк тишелгән, аннан су ага

5) Сыеклыкның нинди дә булса әйбер аша үтеп чыгуы, саркып, тамып торуы. Түшәмнән су ага. Кибән эченә су ага

6) Кайбер физиологик хәлләр яки психологик кичерешләр вакытында организмнан күпләп сыеклык бүленеп чыгу (күз яше, тир, селәгәй). Яшьләре аның, ана йөрәгендә изге бер чишмә ачылган шикелле, туктаусыз агалар. Ә.Еники. Бичараның ак сакалы буенча мөлдер-мөлдер күз яше акты. Г.Ибраһимов. Ул чагында аның колагы ага иде, югарыдагылар янына тагын әнә шул колак мәсьәләсе дә килеп кушылгач, бөтенләй ярап куйды. Ф.Хөсни

7) Бер юнәлештә тоташ масса булып өзлексез хәрәкәт итеп тору. Ә ком үз юлында…. Кая ага, кая күчә бу җитез бөртекләр? М.Кәрим. Мәйданга халык ташкыны ага

8) Салмак кына бер урыннан икенче урынга күчү, хәрәкәт итеп тору. Морҗалардан чыккан төтеннәр һаваның бу хәлен ганимәт белеп, саннарын күтәрә алмый, җиргә таба агарга бер дә мәҗбүрият күрмиләр… Г.Ибраһимов. Тик куе кара болытлар, җил белән кузгалып, --- тыныч йокыдагы җәйләүләр өстеннән, ашыгып-ашыгып, каядыр агалар. Г.Ибраһимов. --- дирижабль зур балык булып күк йөзеннән бара, акрын, салмак. Ага, ага, болыт кебек агып бара… М.Мәһдиев

9) сөйл. Суга бату. Авыл уртасындагы инештән шарлап аккан ташу тавышына кемнеңдер ачы авазы кушылды: – Ярдәм итегез! Агабыыз… М.Мәһдиев

10) күч. Узу, үтү (вакыт, гомер турында). Шау да гөр килеп аккан бу гүзәл тормыш көннәрнең берендә аз гына янып көлгә әйләнмичә калды. Г.Минский. Бу ике ятимнең тормышы шулай әкрен генә акты. Г.Ахунов

11) күч. Өзлексез дәвам итү (сүз, уй, әңгәмә, җыр һ.б.ш. турында). Кайгы, шатлык тагын бергә кушылып акты. Г.Ибраһимов. Гүя, анда музыка уенчының йөрәгеннән күтәрелеп, моның йөрәгенә туры ага. Г.Ибраһимов. Минем хикәям чишмә күк туктаусыз ага да ага иде. Ник акмасын: ике пар күз миңа каһарманга караган төсле карамыйлар идемени соң? Г.Рәхим

12) күч. Чыгып таралу, бөркелү, сибелү (нур, ис һ.б.ш.). Күзләреңнән нурлар ага, Кыймыйм туры карарга. Җыр. Алмагач ботаклары арасыннан бүлмәгә җылы кояш нурлары ага

13) күч. Күп, мул булып керү (байлык, мал, ашамлык һ.б.ш турында). Байларның акмаса да тама бит ул. М.Гафури

14) күч. Юкка чыгу, тотылу, әрәм-шәрәм ителү. Акча су урынына ага

15) күч. сир. Авышу, берәр кешегә яки кешеләр төркеменә кушылу. Ул, Гәрәйнең күз карашы усал, дип зарлана торган булды, ничектер, сизелмәстән, Давытлар ягына таба акты. Г.Ибраһимов

Ага башлау Агарга тотыну. Икенче көнне Галимҗан абзыйның йортында гадәттәге тормыш, үз ярлары эченә кайткан елга кебек, акрын гына ага башлады. Ә.Еники. Су агып, тәлинкәдән ташып чыгып, подноска ага башлагач кына: – Рәбига туташ, чәй ташыды, – дидем. Гали Рәхим. Комны учка салсаң, әкрен-әкрен, бармак араларыннан ага башлый, ә инде агуын туктатыйм дип, бармакларыңны кыса төшсәң, тагы да тизрәк ага башлый. Ф.Яруллин

Ага бирү Бернәрсәгә (бернигә) карамастан агуын дәвам итү. Килә язлар, ага бозлар, замана ташкыннары гасыр үзәннәрен чистартып ага бирә. Ш.Галиев. Боз юрганын ябынган елга --- чылтыр-чылтыр ага бирә иде. А.Алиш

Ага тору Бертуктаусыз агу. Ел артыннан еллар ага торды. Һәр елны Сәхия чираттагы ялында авылга кайтырга җыенды. Ф.Яруллин

Агып бару Өзлексез агуын дәвам итү. Көмеш төсле ак болытлар һавада бер-берсе артыннан агып баралар. Ш.Камал. Ул гасырлар буенча шул гадәтләр, шул кануннар эзеннән агып бара. Г.Ибраһимов. Игътибар иткәнегез бардыр, Иделгә Кама дәрьясы кушылганнан соң, ике агым – берсе яктырак, икенчесе караңгырак агым – чакрымнар буе янәшә ике төстә агып баралар. Г.Ахунов

Агып бетү Бөтенләй, тулысынча агып юкка чыгу. --- самавырдагы су агып бетү генә түгел, бөтен коймаклары, баллары белән бергә ашъяулыгың, подносың агып китсә дә гамендә юк аның. М.Әмир

Агып китү Кайдан да булса читкә агу, агымга ияреп бару. Без коенган сулар олпат өянкеләр күләгәсеннән ерак-еракларга агып киткән, кабатлану булмый. М.Галиев. Күп сулы елгалар ташыганда, хәтсез күп ауган агачлар агып киткән һәм ком белән күмелеп калган. Ботаника

Агып тору Бертуктаусыз агу. Шулай ел артыннан ел, Иделдәге су кебек, агып кына торды. И.Гази. Аның сүзләре, хәвефсез-нисез, көмеш улактан аккан саф су кебек агып тора. Ш.Камал. «Гомер» дигән агымсу Гомәр исемле кешеләрне дә кызганмый, көн дими, төн дими, агып тора икән. Т.Галиуллин

Агып яту Дәвамлы рәвештә, бертуктаусыз агу. – Анда шифалы чишмәләр агып ята, – ди Зәкия. Г.Ахунов. Кар астыннан сиздерми генә су агып ята икән. М.Маликова. Сулыйм дисә – һавасы нинди, эчим дисә – челтерәп, чишмәләре агып ята. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә