АГУ I и. 1) Тереклек (җан) иясен зарарлый, үтерә торган матдә. Мәкнең бер сабагы – дару, бер сабагы – агу. Әйтем. Япон солдатының гимнастёрка якасына агу тегелгән. Үлем куркынычы яки әсир төшү куркынычы янау белән, ул якасын чишеп җибәрә дә агуны тешләп, үлеп тә китә. Г.Ахунов 2) күч. Зыян, зарар китерә торган нәрсә. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану – организм өчен агу 3) күч. Явызлык, астыртын усаллык, мәкер. Татлы тел – агу. Ачы тел – дару. Мәкаль ◊ Агу йоткан Эчендәге зәһәрен, усаллыгын теле белән белдереп торган, зәһәр, кара эчле. Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек, Телләрең сузган буласың, җитми, җитми, кит күчеп! Г.Тукай. Агу тел Кешенең хәтере белән санашмыйча, йөрәккә кадап сөйләүче, ачы, зәһәр телле кеше |