АГРОФИ’РМА и. рус Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бергә, аны эшкәртү, сату эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятие. Ә авыл хуҗалыгы идарәсен агрофирма дип карарга ярамый. Бу идарәгә буйсынган күмәк хуҗалыклар, фермерлар һәрберсе юридик көчкә ия, кулында мөһере бар. З.Дәүләтов |