АГРЕ’ССИЯ и. лат. Көчлелегеннән файдаланып, нинди дә булса дәүләтнең яшәвенә куркыныч тудыру максаты белән, аңа көтмәгәндә һөҗүм итү, территориясенә басып керү. Кенәз Александр (булачак Невский), көнбатыш агрессиясенә каршы, монголлар дәүләте белән хәрби-сәяси союзга керә. Г.Дәүләтшин. Әмма безнең агрессия корбаны булуыбыз Сталинга шунда ук бик мөһим мораль өстенлек китерде. Ә.Еники |