АГРЕГАТ I и. лат. 1) Күмәк эшләү өчен төрле типтагы машиналар җыелмасыннан торган җайланма. [Арсланов] Егетләр! Көн отличный. Бүген барлык педальләргә басыгыз! Мин инде агрегатларны тикшереп чыктым. И.Салахов 2) Катлаулы машиналарда нинди дә булса эшне башкару өчен көйләнгән детальләр җыелмасы. Тиздән колхозга «Ёлочка» тибындагы сыер саву агрегаты куелып бетәчәк икән. М.Хәсәнов. Ясалма көтүлекләрне сугару агрегаты |