АГИТА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Агитация эше белән шөгыльләнү, агитация алып бару // Нәрсәгә дә булса өндәү, димләү. Сәламәт тормыш алып баруны агитацияләү 2) сөйл. Кемне дә булса үгетләп, аның фикерен үзгәртеп, үз ягына аударырга тырышу Агитацияләп йөрү Анда-монда барып, һәрберсен агитацияләү Агитацияләп карау Агитацияләргә тырышу, агитацияләргә омтылыш ясау Агитацияләп килү Күптәннән, элек-электән агитацияләү; озак вакытлар дәвамында агитацияләү Агитацияләп тору Бертуктаусыз, әледән-әле агитацияләү |