АГИТА’ТОРЛЫК и. Агитатор булу. Мин, --- завод эшчеләре арасында агитаторлык хезмәтен дә үти башладым. Х.Садри. Кәгазь эше, прививка, медосмотр, флюорография үткәртү, районга хисап тотарга барулар гына түгел, колхоз эшенә йөрү, агитаторлык ише мәшәкатьләре дә бетәсе түгел бит әле аның. Сөембикә. 1950–1960 елларда авыл укытучылары, балалар укытудан тыш, агитаторлык вазифасын да үтиләр иде. Татарстан яшьләре |