АГИТА’ТОР и. лат. Агитация эшләре алып баручы, агитацияләүче, өндәүче. Почмакта отряд агитаторы Гайфи, ике туташ арасына утырып, аларга әллә нәрсә сөйләп, эчләрен катырганчы көлдерә. Ш.Усманов. [Солтан:] – Нинди шәп агитатор, сизми торганбыз, – диде ул эченнән, – бу эшне бит аңа берәү дә йөкләмәде. Г.Кутуй. «Үзара ярыш» дигәнен дә көйләп җибәрәсе булыр, агитаторга әйтермен. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә