АГЕНТЛЫК и. 1) Агент вазифасы, агент булу. Закир – әүвәл учитель булган, соңыннан аны ташлап, страховой агентлык итә башлаган ---. Ф.Әмирхан

2) Нинди дә булса учреждениенең урындагы бүлеге; шулай ук кайбер арадаш учреждениеләренең атамасы. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Женевада узган инвестицияләр агентлыкларының халыкара берләшмәләр конференциясендә (WAIPA) чыгыш ясады. Татар заманы. Бу очракта агентлык тиешле документлар тутыру белән генә шөгыльләнде. Ватаным Татарстан. Шунлыктан Русиянең эре туристлык агентлыклары Мисырга очучы чартер рейслары санын киметә башлаган. Татарстан яшьләре

3) махс. к. агентура (1 мәгъ.). Юк шул, коры бүләк түгел, агентлык өчен «эш» хакы. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә