АГЕНТ и. лат. 1) Берәр кешенең, учреждениенең яки предприятиенең тапшыруы буенча эш йөртүче кеше, вәкил. [Майпәрвәз:] Әнә дәүләткә тире, йон, йомырка җыючы агент булып кер. Күрәсеңме, агентлар балда-майда йөзәләр. Ә.Еники. Шул көннәрдә генә авылга райфо агенты килеп төшә; --- агент бер көн ята авылда, ике көн ята. М.Мәһдиев. Азмы-күпме ашамлык табарга җае булыр, дип, әтием «Киргосторг» дигән әртилгә агент булып эшкә керде. Җ.Фәйзи

2) Кемнеңдер мәнфәгатен яклап, астыртын эш йөртүче. Вәли бай, җир эшләре идарәсендәге агентлары аркылы бармак йөртеп, [совхозның] бөтен байлыгын --- суырып яткан. Г.Ибраһимов

3) Яшерен хезмәткәр. Шпион МГБ да йоклап ятмаган, агент арты агент җибәреп, уй сукмакларына җәтмә салган. А.Гыйләҗев. Үз сәяси максатларын күздә тотып, рус хөкүмәте дә Казан төркиләре арасына агентларын кертә. Ә.Мәңгәр. Аларның икесенең [жандарм управлениесендә] яшерен агент булулары фаш ителгән. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә