АГАЧЛЫК и. 1) Төрле агачлар күп үскән урын. Шуннан соң атларның тезгененнән тотып, тыя-тыя гына, бөтен ягын куе агачлык каплаган тирән чокырга төштеләр. Ә.Еники. Череп ята торган кәүсәләр, кеше аягы тимәгән куе агачлык арасында аюлар күп, диләр. Н.Хисамов 2) Вак агачлар, куаклар утыртылган урын. Агачлыкка күмелгән яшел калай түбәле мәктәп тирәсендә ниндидер карамчыклар мәш киләләр. А.Гыйләҗев. Бөтен бакчалар, бөтен агачлыклар сандугач белән тулган төсле. Гали Рәхим 3) Утыртылган буй урман, кыр ышыклау полосасы. --- ул [бүре] кинәт кыр ышыкларга утыртылган яшь агачлык арасына кереп ятты. Р.Батулла 4) диал. Зират. Берәр елдан Шакир абый дөнья куйды, бөтен авыл ирләре аны агачлыкка озатты. М.Мәһдиев |