АГАЧЛАНУ ф. 1) Агач кебек катылану, каты хәлгә килү. Күп кенә агаччыл үсемлекләрнең агачлану дәрәҗәләре төрлечә була. Биология. Яшь ылыслар үсә башлаган вакытта, карагайда күп санда күркәләр барлыкка килә. Көзгә алар агачлана һәм ачык көрән төскә керә. Ботаника 2) күч. Тупаслану, миңгерәүләнү, наданга әйләнү Агачлана бару Акрынлап агачлану; агачлыгы торган саен арту. [Илшат] --- үзенең, ничектер, тупаслана, агачлана баруын әйтте. Г.Әпсәләмов Агачлана башлау Агачлану үзлекләре күренү. Сабакларының түбәнге өлешләре агачлана башлаган үсемлекләрнең гадәттә очларын гына файдаланалар. Е.Солодухин Агачлана төшү Бераз агачлану; тагы да агачлану Агачланып бетү Тәмам, тулысынча агачлану, каты хәлгә килү Агачланып җитү Тәмам агачланган хәлгә килү Агачланып китү Кинәт агачлану, бераз агач сыман булу. --- тынгысыз бармаклар орынуга, Зәйтүнәнең тәне агачланып киткәндәй була. Эчтә – ут, тышта – агач кабык... М.Маликова Агачланып тору Агач сыман булып күренү |