АГАЧ и. 1. 1) биол. Төп сабагы каты кәүсә, ботаклары ябалдаш хасил иткән каты үзагачлы үсемлекләрнең гомуми атамасы. Аннары, берзаман, юлыбыз калын урман эченә кереп китә, ике яклап сузылган куе, таза агачлар арасыннан берни күрмичә озак кына барабыз. Ә.Еники. Агачлар кәүсәсе, ябалдашы, үсү юнәлеше, тамырларының үзенчәлекләре буенча бик күп төрле. Биология. Ылыслы һәм ике өлешле агачларда ботаклар типик ябалдаш хасил итә. Биология 2) Әйберләр ясауга һәм төзелеш эшләренә китә торган материал; үзагач. Манара үзәгенә ботаксыз кара чыршы, я булмаса төз нарат булсын, ди. Дүрт буйлык агачны каян табасың тиз генә. М.Мәһдиев. Флейта кара агачтан гына түгел, соңгы вакытларда металлдан һәм пыяладан да эшләнә башлады. Ә.Бакиров. Зинһар, кем, Мортаза туган, агачның адәм рәтлерәкләрен бирә күр инде. М.Хәсәнов. Шулай өч-дүрт көн үтте, буралык агачларны аударып, иңнәренә бау уздырып, бауны бүрәнә башына бәйләп, һай-һайлап, кирәк кадәр агачларны аланга ташып та куйдылар. Я.Зәнкиев 3) Элгеч хезмәтен үти торган, шул материалны юнып эшләгән чөй, таякчык. Стенаның сул ягына берничә агач кадалган, боларда камытлар, йөгәннәр, иярләр элүле тора. Г.Ибраһимов 4) күч. гади с. хур. Аңгыра, миңгерәү, надан 5) тар. Электә ераклык үлчәү берәмлеге; ачык җирдә агач күренерлек ара 2. с. мәгъ. 1) Шул материалдан эшләнгән (салынган), шуннан торган. Ике чат ара узгач, шактый зур, агач түбәле, алты почмаклы искергән өйгә керде. А.Расих. Гыйльмениса апа мичтән чыккан бәрәңгене агач табакка сала, өстенә су бөркә һәм, киндер ашъяулык каплап, парланырга куя. М.Мәһдиев. Әйбәт, әдәпле егетләр – Гыйльмулла, Нуриәхмәт, Шәһидулла, Галиәхмәт – агач бүкәндә утырып үстеләр дә Ватан азатлыгы өчен көрәшкә чыгып киттеләр… М.Мәһдиев. Ул заманда хәзерге кебек җыйнак тимер сабаннарның исеме дә юк, һәркем, зур һәм авыр булганга, агач сабанга дүрт ат җигеп, җирне шуның белән сөрәләр иде. М.Гафури 2) күч. Катып калган, җансыз. Директорның йөзе чырагач кебек кипкән, каткан. Ләкин ул агач елмаю белән елмайды… М.Мәһдиев. Моннан соң мин куркак булмыйм, беркем алдында да җебеп тормыйм, төкерәм мин сезнең таш, тимер, агач чырайларыгызга… М.Мәһдиев ◊ Агач авыз гади сөйл., тирг. с. Уен-фикерен үз теле, үз сүзләре белән оештырып әйтә, фикерен юньләп аңлата алмый торган рәтсез кеше; тупас телле, итагатьле итеп сөйләшә белми торган кеше. Агач акча Бәясе бик нык төшкән яки ялган акча. Агач акчага алу Көтәргә бурычка алу яки йөрми торган, ялган акчага сатып алу. Агач арасыннан урман күрмәгән Аңсыз, аңгыра кешегә карата әйтелә. Агач ат Ясалма, алдавыч нәрсә. Сөю шигыре агач аттыр «Вакыт»ча, Зарар юк, ул сөйләр анчак вакытча. Г.Тукай. Агач атка атландыру Кешене алдау, ялганга ышандыру, алдандырып калдыру. Кайвакыт мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем, Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң. Г.Тукай. Агач атка атлану Алдану, өметләнеп көткәнеңә ирешә алмау. Шул вакытта иптәшлеккә алдылар да, Акыртынлап, агач атка атландылар. З.Бәшири. Агач башы тәсбих әйтә Агач башының акрын искән җилгә һаман бертөсле чайкалып, яфракларының лепердәп торуы. Агач башкайлары тәсбих әйтә Акрын гына искән җил белән; Еламачы, сылуым, ник елыйсың, Бер без генә түгел – ил белән. Җыр. Агач башындагы карга авызыннан калҗа тартып ала Кеше өлешен, ерактан торып, кулларыннан тартып алырлык дәрәҗәдә үткен кеше. Агач игәү к. агач пәке. Агач пәке Сүзен җиткереп әйтә белмәүче, сүзен үткәрә алмаучы; сүзе үтмәс кеше. Агачтан төймә генә төйми Кулыннан килмәгән эш юк, үтә оста куллы, һөнәрле кеше |