АГАРЫНУ ф. 1) Артык куркудан, дулкынланудан яки ачудан төс китү, чырайга ак төс иңү. Хат иясе Сәйфуллин, агарынып, ни эшләргә белми катып торды да, кинәт кәгазьне авызына кабып чәйни башлады. Г.Ибраһимов. Гамбәр, дулкынлануыннан агарынып, почмактан-почмакка йөренде. Г.Шәрипова. Тукта, нинди күләгә төште соң әле аның йөзенә? Күзләре нигә болай куркынып ачылды, йөзе нигә болай агарынды? М.Маликова

2) Озак авырудан, ачыгудан яки каты салкыннан үзенең табигый төсен югалту

Агарына бару Торган саен ныграк агарыну. Ел патшабикәсенең чырае торган саен уйчанлана, моңсулана һәм агарына барды. Һ.Андерсен

Агарына башлау Агарынырга тотыну. Комиссиядәгеләрнең бер өлеше куркып агарына башлый, бер өлеше куркып кызара, бер өлеше моны шаяртуга ала. Р.Батулла. Чибәр ханым күзгә күренеп агарына башлады, гәүдәсе кечерәеп калгандай булды. Т.Галиуллин

Агарына төшү Бераз агарыну, аклыгы тагын да арту. Өй эче дә ничектер агарына төшкән кебек булды. Ә.Еники

Агарынып калу Ниндидер сәбәптән яки вакыттан соң агарынган хәлгә килү. Бәдретдин агарынып калды, чарасыздан йөзеген салып, шәехкә сузды. М.Хәбибуллин. --- хастаханә һавасын сулап ятканга элеккеге алсулыгын югалтып, агарынып калган йөзен ничектер үзенә бер ямь белән яктыртып, матурайтып җибәргәндәй булды. Ә.Сафиуллин

Агарынып китү Көтмәгәндә, кинәт агарыну. «Сезгә бу исем берәр нәрсә сөйлиме? Минем белүемчә, сез аның әнисе булырга тиеш». Хатын агарынып китте. Ф.Яруллин

Агарынып тору Әле, хәзерге вакытта агарынган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә