АГАРУ ф. 1) Ак яки аксыл төскә керү. Киң яланнар, биек таулар, урманнар, болыннар – һәммәсе карның үзенә бер яңа матурлыгы белән түшәлеп агардылар. Г.Ибраһимов 2) Аксыл булып күренү. Сулда, карлы дала кебек агарып, мамык басуы күренә. Д.Аппакова 3) Пычрактан, кердән арыну, чистару 4) Юганнан соң, кердән, пычрактан арыну. Минем каралган кулъяулыгым агарыр әле юсаң. Бәет. Кайнатып югач, керләр бик агарган 5) Яктыру, караңгылыктан арыну. Сафа белән Саҗидә аулак урыннарыннан кузгалганда, инде кояш чыгышы ягы агарган, өченче әтәчләр кычкырган иде. М.Галәү. Чынлап та, Фәнис күптән чамалап килә инде, төнгә каршы табигать кискен үзгәрә икән: кар карая, ә төн агара, яктыра. Мәдәни җомга 6) Дулкынлану, курку, суыктан туңу һ.б.ш. сәбәп аркасында йөзнең, битнең төсе үзгәрү; чырай китү. Менә берзаман мич артыннан озак вакыт ояда утырып чырае агарган кара тавык, яман кабарынып, Машаның аяк тирәсендә әйләнә-әйләнә, «кор, кор» дия-дия килеп чыкты. Ә.Еники. Әнә борыннарың, битләрең агарган, мөгаен, өшегәндер. М.Гали. Менә бердән аның кып-кызыл бите агарды. Калтырана башлады. Г.Исхакый. Аның йөзе марля кебек агарган, авызыннан чыккан сүзләрен аңлап булмый. Казан утлары 7) Озак киюдән, юудан яки кояш ашаудан әйбернең төсе китү, буявы уңу, төссезләнү 8) Чалару, бәсәрү, өлешчә яки тулысынча ак төскә керү, чалга әйләнү. 29 яшьлек ирнең чәче, сакал-мыегы агара, күзләре эчкә бата, битен җыерчык баса. Г.Гобәй. Ә күңелдә яшәү омтылышы чәч агарган саен яңара. Ф.Кәрим. Бу угыллар үсеп җитәр вакытларда, Мөхәммәтгали бабай зур-зур эшләргә ирешкән вә башы кар төсле агарган [иде]. Г.Тукай 9) күч. Аң-белем алу, гыйлем белән кораллану; рухи сафлану. Китап укысаң – күңел агара 10) Югалып, каушап калудан, дулкынланудан һ.б.ш. йөздән кан качу, агарыну. Аны күргәч, Тимербулат каушап калды, агарды. М.Җәлил. Бикә куркудан калтырана башлады, ә инде аның кулындагы тамырны күргәч, кар кебек агарды. Г.Шәрипова. Шәрхемулла шул вакытта кинәт кенә агара, катып кала һәм --- баскан җиреннән күккә карап үкерә башлый иде. М.Мәһдиев Агара бару Акрынлап, аз-азлап агаруы арту. Офык читеннән кызгылт бакыр ай тәгәрәп чыкты. Күтәрелгән саен ул агара барды. М.Кәрим. --- ябалак-ябалак кар ява башлады. Һәр тараф тын һәм торган саен ныграк агара, яктыра барды. Ф.Садриев Агара башлау Агарырга керешү, аклыгы сизелерлек булу. Ялкын агара башлау белән, топкаңны ач та эреп укмашкан күмер катламын лом белән каерып сындыр. М.Юныс. Җәйге төн инде агара да башлаган… Гали Рәхим Агара төшү Бераз агару, аксыллану; тагы да күбрәк агару. Бер айдан бирле түр сәкедә авырып яткан Һаҗәрнең йөзе, бу сүзләрдән соң, тагы да ныграк агара төште. К.Нәҗми. Әтием сизелерлек агара төште. Ә.Еники Агарып бетү Тәмам, бөтенләй агару. Мәгъсүм үзенең сукно чалбарын юа-юа агарып беткән --- юка яшел галифегә алмашты. Г.Гобәй. --- отрядыбыз башлыгы Пепин агайның, билдән үлән ерып, юлсыз җирдә юл салып барган армас-талмас тынгысыз җанның, кояшта, җилдә агарып беткән плащ аркасын күрәм. Л.Ихсанова Агарып калу Ниндидер сәбәптән соң яки вакыт узгач агарган хәлгә килү. Ай агарып калды. И.Гази. Әтисенең ике ягыннан да милиционер атлый. Ник? Әтисенең йөзе каны качкан кешенекедәй көлсуланып агарып калган. Н.Хәсәнов Агарып килү Кинәт агару; акрынлап, аз-азлап агару. Көнчыгыш ягындагы күк итәге инде агарып килә, йолдызлар да нурларын югалта, тоныклана баралар. А.Шамов. Далада таң агарып килә бугай. Г.Ибраһимов. Учебный корпус янында постта торганда, таң агарып килгәндә, мин ул спутникны күрдем. М.Мәһдиев Агарып китү Кинәт кенә агару. [Рәүфәнең] Күз төпләре күгәргән, яңаклары, ничектер, бер төн эчендә агарып китеп, суырылып кергән. А.Шамов. Хәбибуллин җавапсыз кала, күзләре аның зур булып ачылалар, һәм йөзе сизелерлек дәрәҗәдә агарып китә. Ә.Еники. Фаягөлнең бу сөйләшүдән ризасызлыгы чыраена бәреп чыкты: бите, әлерәк кенә алсуга кабынган бит алмалары сулды, агарып китте. Г.Ахунов Агарып тору 1) Һәрвакыт, гел аклыгын саклау. Туган илнең ап-ак нигез ташы Гел агарып тора күңелдә. Р.Ягъфәров 2) Әле, хәзер ак булып күренү. Агарып тора Кремль, Борынгы манарасы. Үткән аның башларыннан Тарихлар маҗарасы. Н.Исәнбәт. Чәчәк аткан суган түтәле төнлә агарып тора. Ш.Галиев. --- шул канәфер арасында ике ак мәрмәр кабер ташы агарып тора. Ә.Гаффар Агарып чыгу Бөтенләй, бөтен җире агару, ак төскә керү. Без үр битен казып кереп ясалган зур мичтә акбур ташын яндырганнарын, эче кар кебек агарып чыкканын карап тордык. Г.Гобәй. Фәйзулласының каратут йөзе көлсуланып агарып чыкты, ирен читләрендә күбекләр пәйда булды. Н.Хәсәнов |